news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакай шәһәрендә физик мөмкинлекләре чикләнгән спорт сөючеләре Спартакиадага җыйналды

Спартакиадада дартс, теннис, ату, шахма-шашка буенча ярышлар кызганнан-кыза барды.

 (Азнакай, 9 декабрь, “Татар-информ”, “Маяк”, Лиза Нурлыева). Азнакай шәһәренең “Чатыр-тау” арена спорт комплексында аеруча җанлылык. Бирегә районның физик мөмкинлекләре чикләнгән спорт сөючеләре үзара көч сынашырга Спартакиадага җыйналды. Аларны район җитәкчелеге, спортчы ветераннар, җанатарлар сәламләде, дип яза районның “Маяк” газетасы.

–Сез районның иҗтимагый тормышында актив катнашуыгыз белән бергә республикакүләм ярышлардан да гел җиңүләр белән кайтасыз. Без сезнең зур ихтыяр көченә, җирлегебездә спортны үстерүгә керткән өлешегезгә сокланабыз һәм зур рәхмәтлебез. Киләчәктә дә шулай яңа үрләрегез белән сөендереп торыгыз! – дип ихлас теләкләрен җиткерде район башлыгы Марсель Шәйдуллин.

Әйе, аларның физик әзерлегеннән битәр, рухи ныклыкларына гаҗәпләнерлек тә. Әнә, физик мөмкинлекләре чикле спортчыларыбызның җыелма командасы тренеры Олеся Халикова да һәркайсы хакында горурланып сөйли.

–2010 елда төзелгән командабыз 35 спортчыдан тора. Арада 18 яшьлекләр дә, 60тан өстәгеләр дә бар, – ди ул. – Спортның бөтен төре буенча республика ярышларында ел әйләнә катнашып, бөтен район-шәһәрләр командалары арасында еллык нәтиҗәләр буенча беренче урынга чыктык.

Гөлнәзирә Галиева, Илгиз Әхмәдуллин физик мөмкинлекләре чикләнгәннәргә спорт белән шөгыльләнү өчен бөтен шартларны тудырган район җитәкчеләренә, инвалидлар җәмгыятенә, социаль яклау бүлегенә зур рәхмәтле булуларын әйттеләр, спорт бүлеге җитәкчесе Рәфис Миңнехановның командага һәрчак таяныч-терәк булып торуын, ярдәмен ассызыкладылар. Әле менә спортның яңа төре – бочча белән шөгыльләнергә теләгән балалар булуы да ачыкланган. Аларның кул-аякларын ныгытуга китерәчәк спорт инвентары белән тәэмин итәчәкләренә дә өметләнәләр.

Спартакиадада дартс, теннис, ату, шахма-шашка буенча ярышлар кызганнан-кыза барды. Анда катнашып көч сынашучылар спорт бәйрәменнән күтәренке кәөф, күңелләренә дәрт алып китте, диелә район хәбәрендә

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100