news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакай шәһәре музеенда кул эшләре күргәзмәсе эшли

Әлеге күргәзмә музейда бер ай дәвамында барачак.

(Азнакай, 4 март, “Татар-информ”, “Маяк”, Лиза Нурлыева). Азнакай шәһәренең мәдәни үзәгендә эшләп килүче «Иҗат тәгәрмәче» («Карусель творчества») рәсем һәм декоратив - гамәли сәнгать түгәрәгенә йөрүче физик мөмкинлекләре чикле балалар биредә әниләре ярдәмендә үз куллары белән сәнгать эшләнмәләре ясарга өйрәнәләр, дип яза районның “Маяк” газетасы.

Түгәрәк җитәкчесе Венера Лотфуллина бик теләп аларны чигәргә, рәсем, декоратив әйберләр ясарга өйрәтә. Матурлыкны тоеп, мавыгып иҗат дөньясына чумган балалар авыруларын бер мәлгә онытып торалар. Еш кына биредә аларның эшләнәмәләре күргәзмәләре дә оештырыла. Шуның чираттагысы төбәкне өйрәну музеенда уздырылды. Төрле төстәге җепләр белән чигелгән салфеткалар, табигый материалдан эшләнгән сувенирлар, рәсемнәр, агачка уеп ясалган картиналар күз явын алырлык. Аларны күрергә килгән һәркем онытылмас кичерешләр алып, соклануын белдереп китә.

Әлеге күргәзмә музейда бер ай дәвамында барачак, диелә район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100