news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Азнакай шәһәре мәктәбендә “Диабетсыз тормыш” исеме астындагы чара узды

Безнең канда шикәрнең 5,5 процент булуы норма саналса, 7 процент инде – югары күрсәткеч.

(Азнакай, 26 ноябрь, “Татар-информ”, “Маяк”, Лиза Нурлыева). Азнакай шәһәренең 1 нче мәктәбендә “Диабетсыз тормыш” исеме астындагы чарада катнашучылар үзләрен кызыксындырган шул сорауларга җаваплар алып китте, дип яза район газетасы.

Балалары һәм оныкларының сихәтлеген кайгырткан әти-әниләр, бу авыру белән исәптә торган өлкәннәр – 50гә якын азнакайлы килде очрашуга. Иң элек барсы да анализлар бирделәр. Аннары аларны мәктәп ашханәсендә диабет авырулылар өчен каралган меню нигезендә иртәнге аш көтә иде. Әйе, бу мәкерле авыру туклануга да үз таләпләрен куя: анда сөт ризыклары, боткалар, яшелчә һәм җиләк-җимеш өстенлек алырга тиеш.

Актлар залында барган сөйләшү бик эчтәлекле һәм файдалы узды. “Диабетсыз тормыш” Идел буе профилактика үзәге директоры һәм аналитигы Гөлшат Әмирҗанова шикәр чиренә каршы көрәш айлыгы кысаларында республикада үтүче чараларга тукталды.

– Азнакайда халыкның сәламәтлегенә зур игътибар бирелә. Язын гына сезнең җирлектә шушындый бик олы чара үткән иде. Анда да никадәр баланың, зурларның анализлары тикшерелеп, аларга медицина ярдәме күрсәтелде. Моның өчен башкалага баруны да районы башлыгы Марсель Шәйдуллин оештырды. Бу игелек адымы башка районнарга да үрнәк итеп куелды. Инде менә тагын очраштык. Сәламәт яшәү, гомерне арттыруда җитәкчеләрнең җан атып торуы үзе бер изгелек, – диде ул.

Район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дамир Гыйләҗев бу чараның әһәмиятен ассызыклап, игелек максаты белән башкаладан килгән кунакларга, анализлар алуны оештырган үзебезнең медицина хезмәткәрләренә рәхмәтләрен җиткерделәр.

–Бүгенге көндә районда шикәр авыруы белән исәптә 1500 кеше тора, шуларның 14е балалар. Шикәр авыруы – бик мәкерле. Аны булдырмау, азып китмәвенә юл куймау мөһим. Участок табиблары белән даими элемтәдә тору кирәк. Ел саен диспансеризация вакытында да мондый авырулар күпләп ачыклана, быел гына да 126 очрагы теркәлде. Сүз дә юк, диабет – ул яшәү рәвешенә турыдан-туры бәйле авыру, шуңа да табиб күрсәтмәләрен төгәл үтәргә кирәк, – дип киңәшләрен дә җиткерде район үзәк сырхауханәсе баш табибы Илдар Шиһапов.

Республика клиник хастаханәсенең диабет үзәге җитәкчесе урынбасары, югары категорияле табиб Нина Куприянова, районның баш педиатры Илһамия Гыйниятуллина диабет проблемасының бүген ничек кискен торуын искәртеп, һәркемне бу мәсьәләгә җитди карарга чакырдылар, консультация бирделәр.

Россиядә халыкның 7 проценты шикәр диабеты белән чирли. Бүген 60 мең төрдәге чир дәвалауга бирешә, ә менә диабетны тулысынча дәвалап булмый. Безнең канда шикәрнең 5,5 процент булуы норма саналса, 7 процент инде – югары күрсәткеч.

Бу очрашудан һәркем үзенә файдалы мәгълүматлар алып киткәндер. Шунсын әйтергә кирәк, тормыш яхшырган саен шикәр диабеты белән чирләүчеләр дә арта бара. Аны тулысынча дәвалап булмау да сагайтырга тиеш, димәк, дөрес тукланырга, профилактиканың дәвалануга караганда күпкә арзанга төшүен аңларга тиешбез. Әлбәттә, хәрәкәттә – бәрәкәт, дигән алтын сүзләрне онытмыйча, гимнастикага, физкультурага зур игътибар бирергә кирәк. Йокы алдыннан ашау да зыянга гына. Әгәр гел ашыйсыгыз килә, күп су эчәсез, хәлсезлек сизәсез икән, һичшиксез табибка күренергә, тикшеренергә кирәк, дип искәртте белгечләр. Саулык – үзебезнең кулда, шуны онытмыйк!

Очрашуда башкаланың мәдәният университеты кафедрасы доценты, танылган эстрада артисты Рөстәм Маликовның катнашты, диелә район хәбәрендә.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100