news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакай шәһәр судында музей ачылды

Беренче хөкемдарлар әсбабыннан бүгенге слайд, видеоязмаларга кадәр...

 (Казан, 29 сентябрь, “Татар-информ). Узган шимбәдә Азнакай шәһәр судында Рафаил Софин исемендәге музейны ачу тантанасы үтте. Анда Татарстан Республикасы Югары Суды рәисе Илгиз Гыйләҗев, Суд департаменты идарәсе вәкилләре, республиканың район һәм шәһәр судлары рәисләре катнашты.

Татарстан Югары Суды рәисе Илгиз Гыйләҗев белдергәнчә, Суд музеен булдыру – ул биредә хезмәт куйган фидакарьләргә мәдхия, киләчәктә эшләячәкләргә бурыч билгеләү. Азнакай шәһәр судының матур традицияләре күп, музей ачу вакыйгасы да күпләр өчен зур үрнәк булып тора.

2005 елның 7 маенда Азнакай шәһәр суды бинасына Рафаил Софин истәлегенә мемориаль такта куелган иде. Инде менә аның исемендәге затлы, заманча музей да ишекләрен ачты. Анда тәүге хөкемдарлар кулланган әйберләрдән алып, бүгенге көн сулышы чагылган слайд, видеоязмалар да урын алган, дип яза районның “Маяк”басмасы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100