news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакай шәһәр гимназиясендә экологиягә багышланган парламент дәресе узды

Соңыннан депутат абыйлары укучыларга табигать, экология турында китаплар бүләк итте.

(Азнакай, 7 март, "Татар-информ", “Маяк”, Нәсимә Фазлыева). Азнакай шәһәр гимназиясендә Татарстан Дәүләт советының экология, табигать байлыкларыннан файдалану һәм аграр мәсьәләләр комитеты рәисе, депутат Таһир Һадиев, экология һәм табигать ресурслары буенча Ык буе территориаль идарәсе җитәкчесе Хәлил Мөстәкыймов һәм башка җитәкчеләр катнашында өлкән сыйныф укучылары белән экология темасына багышланган парламент дәресе узды, дип яза районның "Маяк" газетасы.

Дәреснең төп максаты: укучыларда табигатькә сак караш тәрбияләү, кече Ватаныбызның чисталыгы, сафлыгы, иминлеге өчен үз өлешебезне кертү. Укытучылары Әлфия Баһауованың эчтәлекле, тәрбияви дәресе барышында укучылар табигатебез турында бик күп мәгълүмат алдылар, кече дусларыбыз, табигатьне саклауда игелекле гамәлләр кылырга кирәклегенә инандылар. Дәрестә катнашкан мәртәбәле кунаклар да укучыларның күңеленә үтеп керердәй акыллы киңәш-тәкъдимнәрен бирделәр.

Соңыннан депутат абыйлары укучыларга табигать, экология турында китаплар бүләк итте, диелә район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100