Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Азнакай Санкт-Петербург шәһәреннән кунаклар кабул итте
Ике район җитәкчелеге уртак эшчәнлек турындагы Килешүгә тантаналы төстә кул куйды.
(Азнакай, 3 ноябрь, "Татар-информ", “Маяк”, Энҗе Галәветдинова). Кичә Азнакай районына Санкт-Петербург шәһәренең Кызыл Гвардия районыннан эшлекле визит белән дәрәҗәле кунаклар килде. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Иртән шәһәрнең 6 нчы урта мәктәбендә 1979-1991 елларда аны җитәкләгән Бөек Ватан сугышы, хезмәт ветераны, тәҗрибәле педагог Евдокия Петровна Калинина исеменә истәлек тактасы ачылды. Аннан соң кунаклар авыл хуҗалыгы ярминкәсен, аш-су күргәзмәләрен карадылар.
Төньяк башкала вәкилләре 3 меңгә якын мөгезле эре терлек асралучы мегаферманың эшчәнлегенә югары бәя биреп, аның җитештерү мөмкинлекләре белән соклануларын белдерделәр.
Кызыл Гвардия районы башлыгының урынбасары Виталий Ярославлев җитәкчелегендәге делегация белән матбугат конференциясе шәһәрнең Мәдәният үзәгендә узды. Әңгәмә барышында кунаклар районның инфраструктура үсеше, чисталык, төзеклек буенча алга китүен әйттеләр.
Рәсми очрашуда Азнакай һәм Санкт-Петербург белән ике арага ныклы хезмәттәшлек күпере салу максатыннан ике район җитәкчелеге уртак эшчәнлек турындагы Килешүгә тантаналы төстә кул куйды.
Алар киләчәктә белем бирү, сәламәтлек саклау учреждениеләре, башка өлкәләрнең дә эшчәнлеге белән якыннан танышуны, тәҗрибә алышуны максат итеп куйдылар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз