Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Азнакай сабыйлары рус мәдәнияте белән танышты
24-28 апрельдә балалар бакчасында Татар мәдәнияте атналыгы узачак.
(Азнакай, 30 март, “Татар-информ”, “Маяк”, Зөлфия Гайсина). Азнакай шәһәренең 9 нчы “Салават күпере” балалар бакчасында Рус мәдәнияте атналыгы үтте, дип яза "Маяк" газетасы.
Балалар рус халык ашлары, матрешкалары, мультфильмнары белән таныштылар. Атналыкның һәрбер көне аерым бер темага багышланды. Балалар әти-әниләре белән берлектә рус халык әкиятләренә багышланган китапчыклар ясадылар, “Китапның туган көне” бәйрәмендә аларны тәкъдим итеп, соңыннан кечкенәләр төркеменә бүләк иттеләр. “Көләч йөзле күмәч” кичәсендә кечкенәләр Күмәч белән бергә Яз кызын эзләделәр, юлларында очраган кыргый хайваннар белән уеннар уйнадылар. “Матур яз” бәйрәменә рус егете Лель белән Чишмә кызы, Яз һәм Кыш кунакка килделәр, үзара ярыштылар. Әлбәттә, Яз кызы иң өлгер, иң җитез булып чыкты. Кыш балаларга теләкләрен әйтеп саубулллашты. “Китапханәдә кунакта” көнендә зурлар төркеме балалар китапханәсенә бардылар.
Рус мәдәнияте атналыгы балаларга гына түгел, ә әти-әниләр өчен дә тәрбияви чараларның берсе булды.
Ә 24-28 апрельдә бакчада Татар мәдәнияте атналыгы узачак, диелә район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз