news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Азнакай “Сәламәтлек” XV авыл Спартакиадасында икенче урынны алды

Чара барышында 2018 елга нәтиҗәләр ясалып, быелга планнар билгеләнде.

Азнакай “Сәламәтлек” XV авыл Спартакиадасында икенче урынны алды
aznakaevo-rt.ru

(Азнакай, 5 гыйнвар ,"Татар-информ", "Маяк", Тансылу Саниева). Казанда Татарстанның Спорт министрлыгы коллегиясе үтте. ГТО комплексын гамәлгә шыруда Азнакай районы шулай ук уңай яктан бәяләнде. Күрсәткечләр буенча район республика буенча беренче бишлектә. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Анда район физкультура һәм спорт идарәсе җитәкчесе Рәфис Миңнеханов, җирлектә эшләүче балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәпләре директорлары да катнашты.

Чара барышында 2018 елга нәтиҗәләр ясалып, быелга планнар билгеләнде.

Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин “Сәламәтлек” XV авыл Спартакиадасында җиңүчеләрне дә бүләкләде. Әлеге ярышларда Азнакай районы командасы икенче урынны яулады.

news_right_1
news_right_2
news_bot