Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Азнакай Сөембикә урамын төзекләндерүгә 80 млн сум отты
Сөембикә урамы - ике буынны тоташтыручы чылбыр, шулай ук күп кенә социаль объектларга илтүче юл да булып тора.
(Азнакай, 31 май, “Татар-информ”, “Маяк”, Резеда Шәрипова). "Кече шәһәрләрдә уңайлы мохит тудыру өлкәсендә иң яхшы проектлар" Бөтенроссия бәйгесендә җиңеп, Азнакай шәһәрнең Сөембикә урамын төзекләндерүгә 80 млн сумлык грант отты, дип хәбәр итә район газетасы.
Конкурска әзерлек зур оешканлык белән үтте: район хакимияте бинасында киң җәмәгатьчелек, Казан архитекторлары, белгечләр белән берлектә фикер алышынды, эскизлар эшләнде, флешмоблар оештырылды, халыкның тәкъдимнәрен исәпкә алып, проект ясалды.
Конкурска Россиянең 82 төбәгеннән 455 гариза кергән. Аларның 198 е өченче этапка чыккан. Финалда Татарстаннан бирелгән барлык 23 гариза да катнашкан.
– 26-27 майда Мәскәүдә Федераль конкурс комиссиясе, Ведомствоара эш төркеме әгъзалары алдында без проектларны якладык. Анда халкы 100 меңнән артмаган 60 шәһәр һәм 20 тарихи җирлек җиңеп чыкты. Алар арасында Азнакай да бар, бу безнең өчен бик зур горурлык һәм шатлык, – диде район башлыгы Марсель Шәйдуллин. – Конкурс тормышның сыйфатын яхшыртуга, шәһәргә чит җирләрдән туристлар җәлеп итүгә, хезмәтләр индустриясен үстерүгә ярдәм итүче җәмәгатьчелек мәйданнары булдыруга юнәлдерелгән. Проектны эшләгәндә болар белән бергә Азнакайның тарихи, милли, ландшафт үзенчәлекләре дә исәпкә алынды, – диде ул.
Сөембикә урамы – ул шәһәребезнең үзәге. Биредә ел әйләнәсендә төрле мәдәни, спорт чаралары, ярминкәләр үткәрелә. Аны бер башында – Мәдәният йорты, икенчесендә Балалар иҗат үзәге урнашкан. Ул – ике буынны тоташтыручы чылбыр, шулай ук күп кенә социаль объектларга илтүче юл да булып тора.
– Сөембикә урамын өлкәннәрне дә, балаларны да үзенә тартып тора торган үзәк итеп ясау уе күптән бар иде. Бу конкурс хыялыбызны тормышка ашырырга мөмкинлек бирде. Проект буенча, биредә сәүдә нокталары, күңел ачу, ял урыннары булдыру күздә тотыла. Анда сәнгать осталары үз күргәзмәләрен оештырып, мастер-класслар да үткәрә алачак, планнар күп төрле, – диде район башкарма комитеты җитәкчесе, Мәскәүдә Бөтенроссия бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасында катнашкан Айдар Шәмсетдинов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз