news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакай районының ЗАГС бүлеге республикада иң яхшыларның берсе саналып килә

ЗАГС оешуга – 100 ел.

(Азнакай, 30 декабрь, “Татар-информ”, “Маяк”, Лиза Нурлыева). 1952 елда Азнакай районы архивы һәм ЗАГС бүлеге өчен аерым бина бирелә, җитәкчесе итеп Гәрәев билгеләнә. Ике елдан соң ЗАГС МВД составыннан чыгарылып, җирле советлар карамагына бирелә. Район бүлеге белән төрле елларда Марфа Галактионова, Сара Газиева, Наилә Әхмәтҗанова, Минзирә Әхсанова, Сәкинә Җамалиева җитәкчелек итте. Ә инде Лена Гыймаева бу дилбегәне 22 ел дәвамында тартты, бик күп бүләкләргә ия булды, дип яза ьирле басма.

1995 елда яңа Гаилә Кодексы, 1997 елда “Гражданлык хәле актлары турында” федераль закон кабул ителеп, алар бүгенге көнгәчә гамәлдә. Татарстанда бу төр документларны теркәү вәкаләтлеге җирле үзидарә органнарына, шул исәптән авыл биләмәләренә дә бирелә.

Менә шушы дәверләрдән тупланып килгән тәҗрибәне үз эшчәнлегендә нәтиҗәле файдаланып, районның Элфинур Хәйретдинова җитәкчелегендәге ЗАГС бүлеге республикада иң яхшыларның берсе саналып килә. Аның кул астындагы бердәм коллективта баш белгеч Светлана Шакирова ( ул бүлектә 30 ел эшли, Татарстанның Атказанган мәдәният хезмәткәре), әйдәр белгеч Резеда Латыйпова халыкка сыйфатлы хезмәт күрсәтү, документларны тиешенчә алып бару, архивны электронлаштыру, электәге тупланмаларны тиешенчә саклауны тәэмин итүдә зур тырышлык куялар. Әлеге төп вазифалардан тыш, бүлек хезмәткәрләре гаилә кыйммәтләрен саклау, ялгызларны кавыштыру юнәлешендә дә максатчан эшчәнлек алып бара. Элфинур Вазыйх кызының “Ак калфак” оешмасы төзелгәннән алып аның актив әгъзасы булып торуы, хәзер инде аны үзе җитәкләве, бүлек каршында “Пар канатлар” клубының нәтиҗәле эшләп килүе дә күп нәрсә турында сөйли. Сабыйларны туу йортыннан алып чыгу, аларны теркәү тантаналары, коляскалар парады, озак еллар гомер иткән парларны хөрмәтләү, яшь әниләр белән әңгәмәләр, ана капиталы сертификатларын бәйрәм ясап тапшыру... – болар барсы да райондашлар катнашында матур, истәлекле чаралар итеп үткәрелә. Район башлыгы Марсель Шәйдуллин инициативасы белән яңа проектлар тормышка ашырылып килә. Әйтик, 2013 елдан алып, елның соңгы ике санына тәңгәл туган, йөзенче булып туган сабыйларның әти-әнисен, йөзенче булып теркәлгән парларны райондашлар, якыннары, коллегалары катнашында тәбрикләүләр уздырыла. Аерылырга гариза биргән парлар белән район башлыгының, башка җитәкчеләрнең, “Гармония” үзәге белгечләренең сөйләшүләр алып баруы шулай ук бары тик безнең районга гына хас эш алымнары.

Башкалабызда ЗАГС хезмәтенә 100 ел тулуга багышланган тантанада Азнакай ЗАГС бүлеге җитәкчесе Элфинур Хәйретдинова “Татарстан Республикасында җирле үзидарә үсешенә керткән казанышлары өчен” медале, баш белгеч Светлана Шакирова Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе Мактау грамотасы, әйдәр белгеч Резеда Латыйпова Рәхмәт хаты, Лена һәм Марсель Гыймаевлар гаиләсе “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медале белән бүләкләнделәр, диелә район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100