news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакай районының үзәк сырхауханәсен җиһазлауга “Татнефть” 38 миллион сум акча биргән

Әлеге уңайдан Актүбә амбулаториясенә дә яңа медицина җайланмалары кайтарылган.

(Азнакай, 20 сентябрь ,"Татар-информ", "Маяк", Энҗе Галәветдинова). Агымдагы елда Азнакай районының үзәк сырхауханәсен заманча технологияләр белән җиһазландыруга “Татнефть” 38 миллион акча бүлеп бирде. Әлеге уңайдан Актүбә амбулаториясенә дә яңа медицина җайланмалары кайтарылган. Узган атнада район башлыгы Марсель Шәйдуллин, “Азнакайнефть” идарәсе җитәкчесе Марат Җәләтов, бистә башлыгы Роза Галеева амбулаториядә булып, андагы эш шартлары белән таныштылар, дип яза җирле басма.

Берничә ел элек актүбәле Юрий Николаев 2000 елдан бирле кулланылган җиһазларның искерүенә игътибар итеп, бу проблеманы хәл итү юлларын эзли башлый.
– Халык төгәл диагностика хезмәтенә күптәннән мохтаҗ. Бүген аларга алмашка тагын да камилрәк технологияләр килә, – диде ул һәм актүбәлеләр исеменнән җитәкчеләргә чиксез рәхмәтен җиткерде.

Бу табиблар һәм бигрәк тә актүбәлеләр өчен зарыгып көткән сөенечле вакыйга.

– Заман таләпләренә җавап биргән УЗИ аппараты, теш дәвалау, лаборатория җиһазлары төрле авыруларны вакытында ачыкларга һәм аларга каршы көрәш чараларын мөмкин кадәр иртәрәк башларга ярдәм итәчәк. Аларның бер урында, бер бинада булуы да дәваланучылар өчен уңайлы. Биш яңа белгеч – 2 теш табибы, 2 гомуми практика һәм 1 балалар табибының эшкә килүе дә сөенечле. Аларның дүртесе – яшьләр. Киләчәктә кечкенә пациентларыбыз өчен дә дәвалау кабинетын ачарга телибез, – ди амбулатория мөдире Марат Бәзгетдинов.

Яңа УЗИ җиһазында өч табиб эшли. Шуларның берсе – УЗИ табибы – кардиолог Ольга Пронина.

– Әлбәттә, аерма сизелә. Эшләве уңайлы. Зур экранда бар да яхшы күренә, – диде ул авыруларны тикшерү вакытында.

Очрашуда халык мәнфәгатьләрен кайгыртучы җитәкчеләребез һәм табиблар кечкенәдән сәламәтлекне кайгырту, вакытында табибларга мөрәҗәгать итеп сыйфатлы медицина ярдәме алу турында һәм башка сорауларны күтәрделәр. Барсы да финанс мәсьәләсенә бәйле булса да, аларны хәл итү – үз халкыбыз өчен уңай шартлар тудыру, яшәү дәрәҗәсен күтәрү дигән сүз, диелгән хәбәрдә.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100