Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Азнакай районының Якты Күл авылында Пасханы бәйрәм иттеләр
Үчәлледән килгән күчтәнәч: буялган йомыркалар, пасха күмәче, чувашча җыр-биюдән бик канәгать калды бәйрәмгә җыелган халык.
(Азнакай, 6 апрель, “Татар-информ”, “Маяк”, Римма Москова). Азнакай районының Якты Күл авылында Пасханы бәйрәм иттеләр. Үзенең унышлары белән авылдашларын сөендереп яшәүче эшмәкәр Зиновий Степанов Пасха бәйрәме уңаеннан Якты Күлдә үз йортында кунаклар җыйды, дип хәбәр итә район газетасы.
Анда Үчәлле мәдәният йорты каршында уңышлы гына эшләп килүче “Шарса” ансамбле дә катнашты. Ул үзенең иҗаты белән татар һәм чуаш халкының дус һәм тату яшәвенә зур өлешен кертә. Барлык чараларны бергә уздырып, бер-берсенең гореф-гадәтләрен, йолаларын хөрмәт итеп яши ике авыл.
Зиннәтле йортның иң өлкән хуҗабикәсе – 93 яшьлек Чәчбикә әби кунакларны капка төбенә үк чыгып каршы алды. Үчәлледән килгән күчтәнәч: буялган йомыркалар, пасха күмәче, чувашча җыр-биюдән бик канәгать калды бәйрәмгә җыелган халык. Чәчбикә әби үзе дә игътибар үзәгендә булды. Кара-каршы такмак әйтеп тә, кушылып та җырлады, бөтерелеп биеп тә алды.
Бу көнне сый-хөрмәт тә, бәйрәм шатлыгы да уртак булды, диелә район басмасында.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз