Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Азнакай районының ветеринария берләшмәсе республикада беренчелекне яулаган
“Нефтемаш” заводы ярдәме белән яңа УАЗ-3741 машинасы тагын да камилләштерелгән.
(Азнакай, 9 сентябрь, "Татар-информ", “Маяк”, Энҗе Галәветдинова). 2016-2017 елның эш нәтиҗәсе буенча Азнакай районының ветеринария берләшмәсе республикада беренчелекне яулаган. Җиңүчеләргә тантаналы төстә Казанның ат-спорт комплексында ветеринария хезмәткәре көненә багышланган бәйрәмдә автомобиль тапшырылган, дип яза җирле басма.
– Хезмәтебезне югары бәяләү безгә тагын да тырышыбрак эшләргә этәргеч бирә. Югары уңышка без терлекләрдә төрле авыруларны булдырмый калу өчен үзвакытында көндәлек профилактика чараларын үткәрү, дәвалау-тернәкләндерүне югары сыйфат белән башкару бәрәбәренә ирештек. Яңа машина халыкка хезмәт күрсәтәчәк, – диде ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Рөстәм Әхмәтшин.
“Нефтемаш” заводы ярдәме белән яңа УАЗ-3741 машинасы тагын да камилләштерелгән: заманча аппаратура, кондиционер, электрогенератор һәм башка җиһазлар куелган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз