news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакай районының кечкенә авылында зурлап Каз өмәсе үткәргәннәр

Өмә бөтен гореф-гадәтләрне үтәп, авыл яшьләре катнашында узды.

Азнакай районының кечкенә авылында зурлап Каз өмәсе үткәргәннәр
aznakaevo-rt.ru

(Азнакай, 13 декабрь, «Татар-информ», «Маяк», Лиза Нурлыева). Азнакай районының Сөендек авылында зурлап Каз өмәсе үткәргәннәр. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Клуб мөдире Эльвира Халикова милли йолаларыбызны яшәтү, аларга заманча төсмерләр өстәүгә зур әһәмият бирә. Миләүшә һәм Мирфаяз Мөстәкыймовлар ихатасында оештырылган каз өмәсе дә бик күңелле, нәкъ әби-бабайларыбыз рухында, бөтен гореф-гадәтләрне үтәп, авыл яшьләре катнашында узды.

Ханым-туташлар каз йолкыганда ир-егетләр гармун уйнап, җырлап, дәрт өстәп, вак-төяк эшләрдә булышып йөрде. Чишмә буенда каз түшкәләре чайкаганда да ярдәм иттеләр.

Эш беткәч, барысы бергәләп табын артында каз өресендә пешкән аш, каз маенда чыжлаган тәбикмәк белән сыйланды.


«Алдагы елларда да казларыгыз күп булсын, бәрәкәтен күрергә язсын үзләренең», — дип теләде өмәдә катнашучылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100