news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Азнакай районының их яхшы вожатые ачыкланды

Азнакай Балалар иҗаты үзәгендә “Иң яхшы вожатый” республика конкурсының муниципаль этабы финалы узды.

(Азнакай, 26 гыйнвар, "Татар-информ"). Татарстанның Азнакай шәһәре Балалар иҗаты үзәгендә “Иң яхшы вожатый” республика конкурсының муниципаль этабы финалы узды. Бу хакта "Маяк" газетасы хәбәр итә.

Беренче турда катнашкан 18 конкурсанттан финалга 10 вожатый чыкты. Алар пионериянең 90 еллыгына багышланган эссе белән үз портфолиоларын, иҗади презентация, сәнгать эшләнмәләрен тәкъдим иттеләр, залдагы балалар белән эшләп күрсәттеләр, мастер-класс үткәрделәр һәм педагогик вазгыятьне хәл иттеләр.

Иң яхшы вожатый дип Актүбә 1 нче урта мәктәбеннән Наилә Галиева табылды. Ул район данын республика турында яклаячак.

news_right_1
news_right_2
news_bot