news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакай районының иң оста сыер савучысын һәм технологын ачыкладылар

Бәйгедә катнашкан һәркем диплом һәм истәлекле бүләккә лаек булды.

Азнакай районының иң оста сыер савучысын һәм технологын ачыкладылар
aznakaevo-rt.ru

(Азнакай, 28 май, “Татар-информ”, “Маяк”, Резеда Шәрипова). Азнакай районы “Таллы Бүләк” хуҗалыгының җәйге лагерында сыер савучылар һәм көтүне тулыландыру буенча технологларның район бәйгесе узды. Анда 25 сыер савучы, 21 технолог катнашты. Бу турыда район газетасы хәбәр итә.

Конкурсантларны һәм кунакларны муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Миргасим Усманов сәламләп, тырыш хезмәтләре өчен рәхмәтләрен белдерде.

"Сөт – хуҗалыкның төп табыш чыганыгы. Терлекчелек тармагы буенча Азнакай республикада алдынгылыкны тота, 43 район арасында алтынчы урында бара. Хуҗалыклардан көнгә 140 тонна сөт савабыз, бер сыерга уртача 18 кг туры килә. Бу сезнең хезмәтегез белән бәйле", – диде Марсель Шәйдуллин.

Озак еллар тырыш хезмәт куйган ветеран терлекчеләрне дә бүләкләделәр.

Бу бәйге районда сигезенче елын үткәрелә. Конкурсантлар эшен хөкемдарлар – "Элита" предприятиесе белгечләре 100 баллы система буенча бәяләделәр. Сыер савучылар арасында былтыргы кебек үк беренчелекне “Азнакай” агрофирмасының Татшуган бүлекчәсеннән Резеда Газыева, ә технологлар арасында “Таллы Бүләк” хуҗалыгыннан Гөлчирә Фатыйхова яулады.

Бәйгедә катнашкан һәркем диплом һәм истәлекле бүләккә лаек булды. Шулай ук иганәчеләр дә терлекчеләргә үз бүләкләрен әзерләгән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100