news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакай районының Актүбә бистәсендә яңа йорт тапшырылды

Әлеге фатирларда бюджет оешмаларында эшләүчеләр яшәячәк, шулай ук 18 фатир ятим балаларга каралган.

Азнакай районының Актүбә бистәсендә яңа йорт тапшырылды
aznakaevo-rt.ru/

(Азнакай, 3 март, “Татар-информ”, “Маяк”, Резеда Шәрипова). Азнакайның Актүбә бистәсендә социаль ипотека программасы буенча төзелгән 33 фатирлы торак йорт файдалануга тапшырылды. бу турыда район газетасы хәбәр итә.

Әлеге тантаналы чарада Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин, бистәсе башлыгы Роза Галеева, җирле депутатлар һәм подрядчы, хезмәт күрсәтүче оешма җитәкчеләре катнашты.

"Бу – Актүбәдә төрле програмалар буенча төзелгән җиденче йорт. Подрядчы оешмаларга, территорияне төзекләндерү һәм чистарту буенча өмәләрдә катнашкан актүбәлеләргә рәхмәт. Фатир хуҗаларына анда шатланып яшәргә язсын", – дип Марсель Шәйдуллин изге теләкләрен җиткерде.

Яңа йортта яшәүчеләр өчен бөтен уңайлыклар тудырылган: ике контурлы котеллар, сантехника урнаштырылган, балконнар тышланган, бүлмәләргә яхшы обойлар ябыштырылган, идәнгә линолеум җәелгән, ишекләре матур, тарттырылган түшәмнәр.

Әлеге фатирларда бюджет оешмаларында эшләүчеләр яшәячәк. Шулай ук 18 фатир ятим балаларга каралган. Аларның тугызы башка районнардан.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100