news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакай районының Актүбә бистәсендә төзекләндерү, капиталь ремонт эшләре бара

Актүбәлеләр югары күрсәткечләргә ирешеп, актив тормыш алып баралар.

(Азнкай, 30 август, "Татар-информ", "Маяк"  ). Актүбә елдан-ел матурлана. Аның өченче ел рәттән Россиянең иң төзек җирлеге исеменә лаек булуы да моны ачык дәлилли. Төзекләндерү, капиталь ремонт эшләренең биредә тынганы юк. Мәктәпләр, торак йортлар яңартыла, юллар салына. Эш сөючән, киң күңелле һәм кунакчыл актүбәлеләрнең ирешелгәннәр белән чикләнергә исәпләре юк: алар төрле өлкәләрдә әледән-әле югары күрсәткечләргә ирешеп, актив тормыш алып баралар, дип яза җирле басма.

Узган шимбәдә Актүбә халкын берьюлы өч бәйрәм берләштерде: “Татарстан нефтеның 70 еллыгы” исемендәге паркында Республика, Бистә һәм Нефтьчеләр көне гөрләде.
Бу юлы да актүбәлеләр бәйрәмне зурлап, ныклы әзерлек белән билгеләп үттеләр. Чара милләтләр дуслыгын, нефтьчеләр эшчәнлеген сәхнәләштергән тамаша белән башланып китте.

Бистә халкын район башлыгы Марсель Шәйдуллин сәламләде:

– Нефтьчеләр ярдәме белән район, шул исәптән бистә, елдан-ел төзекләндерелә, биредә яшәү өчен уңай шартлар тудырыла. Халыкны эш урыннары белән тәэмин итүче, бюджетны тулыландыручы нефть тармагының социаль программаларны гамәлгә ашыруда, балаларга, ветераннарга, яшьләргә матди ярдәм күрсәтүдә керткән өлеше бәһасез, – диде ул.

Бистә башлыгы Роза Галеева һәрдаим ярдәм күрсәтүче «Татнефть» оешмасына, район җитәкчелегенә тирән рәхмәт сүзләрен җиткерде.

“Азнакайнефть” идарәсенең профсоюз комитеты рәисе Рәфис Хәсәнов та халыкны бәйрәм белән котлап, изге теләкләрен җиткерде.

Күркәм гадәт буенча, ул көнне бистә үсешенә зур өлеш кертүчеләрне, ветераннарны, яшь гаиләләрне, яңа туган сабыйларны хөрмәтләделәр, аларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Иҗтимагый берләшмәләрнең һәм оешмаларның спорт мәйданчыгында оештырылган иҗат эшләре күргәзмәсе дә бай һәм үзенчәлекле булды. Аеруча Актүбәнең 2 нче мәктәбе укучылары иҗат иткән кул эшләре матур тәэсир калдырды. Алар сәнгать укытучысы Светлана Гыйләҗиева җитәкчелегендә пыяла шешәләрне бау белән урап, тиешле формага китереп, милли орнаментлар белән бизәп, алардан матур курчаклар ясаганнар. Бәйге нәтиҗәләре буенча әлеге мәктәп җиңүче итеп танылды. 1 нче мәктәпкә – икенче, 3 нче “Кояшкай” балалар бакчасы тәкъдим иткән кул эшләренә өченче урын бирелде.

Бәйрәм районыбыз үзешчәннәре, республика артистлары Лилия Хәйруллина, Рәсим Фәсихов, “Ворожея” рус җыры театры катнашында концерт белән дәвам итте. Чарага нокта куеп, Актүбәнең күк йөзен аллы-гөлле салют утлары яктыртты, диелгән район хәбәрендә.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100