news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакай районының Актүбә бистәсе “Яшел Россия” акциясенә кушылды

Бистәдә оештырылган чараларда барлыгы 1850 кеше катнашып, үзләренең чисталыкка, матурлыкка битараф булмауларын исбатлады.

(Азнакай, 21 сентябрь, "Татар-информ",  “Маяк”). Азнакай районының Актүбә бистәсе “Яшел Россия” акциясенә кушылды. Бистәдә оештырылган чараларда барлыгы 1850 кеше катнашып, үзләренең чисталыкка, матурлыкка битараф булмауларын исбатлады, дип яза җирле басма. 

Өмә иске Актүбәдәге Ямашка елгасының үзәнең чистартудан башланып китте. Оешма-предприятие һәм учреждениеләр вәкилләре ярдәмендә ике машина чүп чыгарылды.

Бөтенроссия чарасынна нукучылар да читтә калмады: барлык мәктәпләрдә дә экологик дәресләр үткәрелде, укучылар агачлар утыртуда да актив катнашты. Бу вакытта паркта уеннар, спорт ярышлары гөрләде.

– Үзебез яшәгән тирәлекнең чисталыгын саклау, матур итү барыбызның да уртак бурычы. Шунысы куандыра, бистәбездә оештырылучы өмәләрдә һәр кеше – олымы ул, кечеме – актив катнаша, – ди Актүбә бистәсе башлыгы Роза Галеева.

Чистарыну өмәләреннән соң биредә яшәүчеләр Комаров, Комсомол, Губкин урамнарын берләштергән ишегалды бәйрәменә җыелды. Биредә яшәүчеләрне сәламләп, район башлыгы Марсель Шәйдуллин, “Азнакайнефть” идарәсеҗитәкчесе Марат Җәләтов актүбәлеләргә изге теләкләрен юлладылар.

Әлеге ишегалдына кергән 9 күпфатирлы йортта агымдагы елда төзекләндерү эшләре барган, яңа тротуарлар салынган.
Гадәттәгечә, бу көнне җәмгыять тормышында актив катнашучыларга, бистә язмышына, әйләнә-тирә мохитнең чисталыгына битараф булмаучыларга рәхмәт сүзләре әйтелде, истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Киләчәк буын өчен һәм яшеллекне арттыру максатыннан, җитәкчеләр һәм биредә яшәүчеләр миләш агачлары утырттылар.

Әбиләр чуагы вакытын сүрәтләгән концерт программасы да күңелле оештырылган иде. Мәдәният йорты артистлары, бию коллективлары, балалар сәнгать мәктәбе үзләрнең иң матур чыгышларын бүләк иттеләр, диелгән район хәбәрендә.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100