Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Азнакай районындагы һәлакәт хакында тулы мәгълүмат пәйда булды
Юл һәлакәтендә ике кешенең гомере өзелгән.
(Казан, 9 март, «Татар-информ»). Азнакай районында килеп чыккан юл-транспорт һәлакәте хакында тулырак мәгълүмат барлыкка килде. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсенең матбугат хезмәте «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына ике автомобиль бәрелешү аркасында ике кешенең гомере өзелгән, дип хәбәр итте.
Исегезгә төшерәбез, фаҗига бүген иртән Азнакай – Ютазы трассасының 15 нче чакрымында Карамалы авылы янында булган.

«Лада Калина» һәм «КАМАЗ» йөк машинасы бәрелешү аркасында җиңел автомобильдәге 31 яшьлек машина йөртүче һәм 59 яшьлек пассажир хатын-кызның гомере өзелгән.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз