news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Азнакай районында юл һәлакәтендә бер кеше үлгән, биш кеше имгәнгән

Һәлакәт узган төндә Актүбә бистәсе тирәсендә булган.

Азнакай районында юл һәлакәтендә бер кеше үлгән, биш кеше имгәнгән
Очевидцы

(Казан, 25 сентябрь, «Татар-информ»). Азнакай районында юл һәлакәтендә бер кеше үлгән һәм биш кеше зыян күргән. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына юл-транспорт һәлакәте шаһитлары хәбәр итте.

«Төнлә Җәлил һәм Актүбә бистәләренә илтүче юл чатында «УАЗ» белән ундүртенче модель «Лада» автомобильләре бәрелешкән», — дип сөйләделәр шаһитлар.

Һәлакәт аркасында бер кешенең гомере өзелгән, тагын биш кешене Әлмәт хастаханәсенә озатканнар.

news_right_1
news_right_2
news_bot