news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Азнакай районында юл һәлакәтендә 25 яшьлек хатын-кызның гомере өзелгән - фото

Автомобиль кюветка очкан һәм агачка барып кергән.

(Казан, 6 сентябрь, «Татар-информ»). Кичә төнге сәгать унда Азнакай– Тымытык – Куктәкә юлының 1нче километрында 29 яшьлек «Лифан» автомобилен йөртүче җитди транспорт- юл һәлакәтенә тарыган, -дип хәбәр итте Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсе ЮХИДИ бүлеге матбугат хезмәте.

Башлангыч мәгълүматлар буенча, машина йөртүче тизлекне арттырган һәм машина юл кырыена төшеп китеп, агачка барып кергән. 25 яшьлек хатын-кыз пассажир, һәлакәт урыныннын озатылгач,алынган җәрәхәтләрдән сырхауханәдә үлгән. Машина йөртүче һәм дүрт яшьлек пассажир кыз бала җәрәхәтләнгәннәр, аларны сырхауханәгә озатканнар.

ЮХИДИ хәбәр иткәнчә, бала машинада махсус утыргычта булмаган.



news_right_1
news_right_2
news_bot