news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакай районында юл кырыена төшкән автомобильнең йөртүчесе зыян күргән

Юл-транспорт һәлакәте Актүбә-Карабаш автомобиль юлының 15 нче чакрымында булган.

(Казан, 18 ноябрь, «Татар-информ»). Азнакай районының Актүбә – Карабаш автоюлының 15 нче чакрымында «Шевроле Нива» машинасы юл читенә төшеп киткән. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә белдерделәр.

Азнакай районында юл һәлакәте турындагы хәбәр ашыгыч хезмәтләрне чакырту 112 бердәм номерына 8.08 сәгатьтә килгән. Чакыру буенча һәлакәт урынына “Актүбә” оператив төркеме һәм 24 нче янгын сүндерү часте юнәлгән. Алар йөртүчегә машинадан чыгарга ярдәм иткән, аңа психологик ярдәм күрсәткәннәр.

Табиблар зыян күргән йөртүченең баш мие селкенүен белдергән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100