news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Азнакай районында яшәүчеләрнең 60 процентка якыны референдумда катнашкан
Субсидия акчасын да исәпләгәндә, соңгы биш елда Азнакай районының авыл җирлекләренә 95 миллион 374 мең сум акча бирелгән.
Скопировать ссылку
(Азнакай, 18 ноябрь, "Татар-информ", “Маяк”). Бүген Азнакай муниципаль районында 38 сайлау участогы эшли. 18.00 сәгатькә авылларда яшәүчеләрнең 60 процентка якыны үзара салым буенча референдумда тавыш биреп өлгергән.
"Җитди сәбәпләр нәтиҗәсендә үзләре сайлауга килә алмаган авылдашларыбыз өйләрендә тавыш бирде. Халыктан кергән һәм республикадан шуңа өстәп бирелгән субсидия акчалары зиратларны карауга, юлларны төзекләндерүгә, кышын аларны кардан чистартуга тотылды", - ди Мәсгут авыл җирлеге башлыгы.
Авыл җирлеге башлыгы әйтүенчә, киләсе елда бу эшләр дәвам итәчәк. Яхшыбай авылына һәйкәл куярга да ниятлиләр.
Урманай җирлегенә 1 Май һәм Урманай авыллары карый. "Безнең җирлеккә караган ике авылда 822 кеше гомер итә, шөкер, аларның һәрберсе үзара салымның кирәклеген, аның никадәр мөһим булуын аңлый. Чөнки үзара салым программасы күптәнге проблемаларны хәл итүдә ярдәм итә", - ди авыл җирлеге башлыгы Айдар Закиров.
Быел җыелган акчаның шактый өлеше юллар төзекләндерүгә юнәлдерелгән булса, киләсе елга үзара салым акчасын Урманай, 1 Май авылларында су линияләрен ремонтлау өчен тотарга дип исәплиләр.
- Әлеге программа гамәлгә кергәннән алып, Азнакай районында 19 миллион 136 мең сум күләмендә үзара салым акчасы җыелган. Субсидия акчасын да исәпләгәндә, соңгы биш елда авыл җирлекләренә 95 миллион 374 мең сум акча бирелгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2