news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакай районында янгын күзәтчелеге профилактик эшләр алып бара

Янгыннарның күпчелеге мичләрне артык кыздыру сәбәпле чыга.

(Азнакай, 21 ноябрь, "Татар-информ", “Маяк”, Энҗе Галәветдинова). 2017 ел эшчәнлеге буенча, 22 ноябрьгә Азнакай районы территориясендә 31 янгын чыгу очрагы теркәлгән. Бәладә 3 кеше һәлак булган, тагын 3 кеше сәламәтлегенә шактый зыян килгән, дип яза җирле басма.

Статистика белдерүенчә, көзге-кышкы чорда торак йортларда янгын чыгу куркынычы арта, чөнки бу чорда кешеләр җылыту приборларыннан ешрак файдалана башлый, мичләргә яга. Мичләрне якканда аеруча сак булырга кирәк. Ягу сезоны башланганчы аларның төзеклеген тикшерергә, ярылган урыннарны сыларга, корымнан чистартырга, төтенчыккычны акларга, көл булса, аны суытып, чистартырга кирәк. Мичләрне ягып җибәргәндә тиз кабынып китүче сыеклыклар куллану да ут чыгарырга мөмкин.

Янгыннарның күпчелеге мичләрне артык кыздыру сәбәпле чыга. Мич алдына 0,5-0,7 м. размерында металл өслек җәяргә, якында тиз янып китүчән әйберләр сакламаска, керләр киптермәскә кирәк.

Электр җиһазларыннан файдаланганда да янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен катгый саклау таләп ителә. Кулдан ясалган электр плитәләре, җылыткычлар куллану катгый тыела. Электрүткәргечләр тиешенчә, яхшылап изоляцияләнгән булырга тиеш.

Янгын куркынычсызлыгы буенча профилактик эшчәнлек торак секторында да дәвам итә. “Торак-2017” кысалары астында социаль яклау бүлеге һәм янгын күзәтчелеге инспекторлары Азнакай шәһәре, Чәкән һәм Югары Стәрле авылларында социаль яктан хәвефле булган гаиләләр һәм балалар, шул исәптән физик мөмкинлекләре чикләнгән гражданнар, ялгыз яшәүче өлкәннәр яшәгән йортларда янгын куркынычсызлыгы таләпләренең үтәлеше белән таныштылар. Тикшерү нәтиҗәләре яхшы дип табылды. Кабаттан куркынычсызлык кагыйдәләре искә алынды, белешмәлекләр таратылды, диелгән район хәбәрендә.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100