Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Азнакай районында яңа өч объект ачылды
Татарстан муниципаль берәмлекләре Ассоциациясе рәисе Тымытык мәдәният йортында авыл җирлекләре башлыклары белән уртак проблемалар турында сөйләште.
(Азнакай, 20 сентябрь, “Татар-информ”, “Маяк”, Резеда Шәрипова). Бүген Азнакай районының Якты Күл авылында яңа мәдәният йорты, Тымытык авылында авыл җирлеге бинасы һәм озак еллар «Авангард» колхозы белән идарә иткән Сәгыйрь Харрасовка истәлек тактасы ачылды, дип хәбәр итә район газетасы.
Азнакайлыларның шатлыгын Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин һәм республика традицион мәдәниятны үстерү үзәге җитәкчесе урынбасары Гали Габдрахманов та уртаклашты.
Тантаналы чараны ачып, район башлыгы Марсель Шәйдуллин җирлегебездә утыздан артык республика программасының тормышка ашырылуын, алар нигезендә шәһәрдә, Актүбә бистәсендә, авылларда халык өчен мөһим бик күп социаль объектлар калкуын билгеләп үтте һәм республика җитәкчелегенә рәхмәтен җиткерде.
Әгъзам Гобәйдуллин азнакайлылар эшчәнлегенә югары бәя биреп, соңгы елларда районның зур үзгәрешләр кичерүен әйтте.
– Бүген хакимиятнең төп бурычы – халыкның тормыш шартларын яхшырту. Республикада бу юнәлештә күп нәрсә эшләнә, авылларның йөзе үзгәрә. Якты Күл – моның ачык мисалы, – диде.
Котлауларга Гали Габдрахманов та кушылып, Якты Күлнең мәдәният йорты – республикада әлеге программа тормышка ашырыла башлаганнан бирле төзелгән 255 нче бина икәнен әйтеп узды һәм ТР Мәдәният министрлыгы исеменнән Сертификат бүләк итте.
Якты Күл – районда бердәнбер чуваш авылы. Былтыр 90 яшьлек юбилеен билгеләп узды. Шул чакта район башлыгы биредә мәдәният йорты салынчагын хәбәр иткән иде. Менә ул шатлыклы көн килеп җитте.
– Монда 70 тән артык кеше яши, 50 ләп хуҗалык исәпләнә. Җәйләрен, бәйрәмнәрдә күпләр шәһәрләрдән туган нигезләренә кайта. Якты Күлләр бик тату, бердәм халык, милли бәйрәмнәрне һәрчак матур итеп билгеләп узалар. Алар мәдәният учагы хакында күптән хыялланалар иде. Хәзер кемнеңдер өендә түгел, заманча, матур бинада җыелачаклар, – ди Үчәлле авыл җирлеге башлыгы Гөлшат Төхбәтуллина.
Мәдәният йорты территориясен төзекләндерүдә пердприятиеләр, авыл халкы, җирле эшмәкәрләр дә ярдәм күрсәткән.
Тантаналы чарада аларга хакимияттән бүләкләр һәм клубка 70 мең сумлык сертификат тапшырылды.
Мәдәният йортының мәйданы – 150 кв.м, анда 50 урынлык концерт залы, китапханә бүлмәсе урнашкан. Май аенда нигез салына башлап, «ГрандСтрой» җәмгыяте бинаны сентябрьгә өлгерткән дә.
Беренчеләрдән булып биредә Әлмәт районы Суркино авылы һәм шәһәр-район Мәдәният йорты үзешчәннәре сәхнә тотты, авыл халкын үзләренең җыр-моңнары белән куандырдылар.
Якты Күлдән соң кунаклар Тымытыкка юл алдылар. Авыл җирлеге моңа кадәр «Азнакай» агрофирмасы бинасында урнашкан булган.
– Менә республика, район җитәкчелеге ярдәме белән бөтен уңайлыклары булган үз бинабыз булды. Территориябез зур, халкыбыз күп, бик көтеп алынган бүләк безнең өчен, – ди Тымытык авыл җирлеге башлыгы Эльвира Гыйләҗева.
Мәдәният йорты диварында Сәгыйрь Харрас улы Харрасовка истәлек тактасы да ачылды. Ул шушы авылда туып үскән, «Авангард» колхозының партоешма секретаре, инженер-механигы, 1968-1988 елларда хуҗалык рәисе булып эшләгән. Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнгән, дистәгә якын төрле медальләр иясе, «Татарстанның Атказанган механизаторы».
Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Ассоциациясе рәисе Тымытык мәдәният йортында авыл җирлекләре башлыклары белән очрашып, уртак проблемалар хакында сөйләште, аларның сорауларына җавап бирде. Шулай ук крестьян-фермер хуҗалыклары, Сәпәй авылында күптән түгел сафка баскан модульле башкарма комитет бинасы белән дә танышты, диелә район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз