news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакай районында урам бәйрәмендә уртак проблемалар хәл ителә

Урам бәйрәмнәрендә җитәкчеләр белән аралашырга, борчыган сорауларыңа җавап алырга да мөмкин.

(Азнакай, 24 июль, “Татар-информ”, “Маяк”, Резеда Шәрипова). Азнакай районы Актүбә бистәсендә урам бәйрәмнәре үткәрелә. Июнь аеннан башлап, 7 кварталда үткәргәннәр инде, дип хәбәр итә район газетасы.

Халык мондый чараларны көтеп ала, чөнки бала-чага өчен төрле уеннар, ярышлар оештырыла, өлкәннәр үзешчәннәр чыгышын тыңлап, ял итә.

Урам бәйрәмнәрендә күрше-тирә белән генә түгел, җитәкчеләр белән аралашырга, борчыган сорауларыңа җавап алырга да мөмкин.

Әле менә күптән түгел генә Нефтьчеләр кварталында халык белән очрашуга муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин да килде. Бистәнең иҗтимагый тормышында актив катнашучыларга, юбилярларга бүләкләр тапшырды. Ул үзенең чыгышында Актүбәдә республика, муниципаль һәм нефтьчеләр программалары буенча зур эшләр башкарылуын билгеләп үтте. Биредә 33 фатирлы торак йорт, чаңгы базасы, ат спорт мәктәбендә яңа манеж төзелә, 5 күп фатирлы торак йортта һәм бер балалар бакчасында капиталь ремонт бара, быел 15 млн. сумга юлларны ремонтлаячаклар.

– Болар барсы да халык өчен эшләнә. Мондый очрашулар кирәк, әле тагын 5 кварталда урам бәйрәме үткәрергә җыенабыз, – диде бистә башлыгы Роза Галиева.
Чараның форматын да үзгәрткәннәр: торак-коммуналь хуҗалыгы, идарәче компания, хокук сагы җитәкчеләре дә үзләренең мөрәҗәгатьләрен халыкка җиткерделәр: социаль мошенниклардан сак булырга, кулланган хезмәтләр өчен вакытында түләргә, көнкүрештә иминлек кагыйдәләрен сакларга чакырдылар.

Гагарин исемендәге мәдәният йорты коллективы бәйрәмне якты концерт номерлары һәм уеннар белән үреп алып барды.

Актүбә көннән-көн үсә, матурлана, төзекләнә. Моны халык та таный. Әлеге эшләрдә территориаль иҗтимагый үзидарәләрнең дә өлеше бар.

– Быел грантта катнашам. Ота калсам, бер-ике ишек алдына спорт мәйданчыгы алып куярга исәплибез. Подъездларны, йорт яны участокларын бик матур итеп тотучылар бар, аларны бәйрәмнәрдә бүләкләп узабыз, – ди 2 нче территориаль иҗтимагый үзидарә рәисе Бирлиант Садыйкова.

Шулай ук үзара салым акчасының да файдасын күрә актүбәлеләр.

– 2017 елда халыктан 1 млн сум җыелып, дәүләттән 4 млн сум өстәлде. Бу акча бистәдә юлларны, зиратларны төзекләндерүгә һәм башка шундый эшләргә тотылды. Быел да халык активлык күрсәтер дип ышанам. Җыелган акчага каты-көнкүреш калдыклары контейнерлары, урам яктырткычлары, янгын гидрантлары алырга, зиратларда эшне дәвам итәргә уйлыйбыз, – диде Роза Галиева.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100