Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Азнакай районында терлек азыгы әзерләүгә багышланган семинар узды
Семинар барышында сүз шулай ук алдынгы технологияләр кулланып эшләү хакында барды.
(Азнакай, 23 июнь, "Татар-информ", “Маяк”, Энҗе Галәветдинова). Бүген төп игътибар сыйфатлы терлек азыгы әзерләүгә юнәлгән. “Союз-Агро” җәмгыятенең Карамалы бүлекчәсе җирлегендә узган семинар да әлеге мәсьәләгә багышланган иде. Киңәшмә эшендә азык-төлек идарәсе белгечләре, хуҗалык җитәкчеләре катнашты, дип яза җирле басма.
– Туфракта дымның җитәрлек булуы үсемлекчелек тармагына уңай шартлар тудырды. Әлбәттә, үзвакытында үткәрелгән агротехник чаралар да үзен сиздерә. Берьеллык һәм күпьеллык үлән басуларыннан җитәрлек күләмдә азык тупларга ниятлибез, – диде авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Миргасим Усманов. – Хәзер иң мөһиме, вакытны кулдан ычкындырмау. Күпчелек хуҗалыкларда терлек азыгы әзерләүгә оешкан төстә керештеләр. Техника тулы көченә файдаланыла, югары нәтиҗәләргә ирешкән хезмәткәрләргә материаль кызыксындыру чаралары күрелә. Бүгенге көнгә район буенча 550 тонна печән җыеп алынган, 15,9 мең тонна сенаж салынган. Шул ук вакытта үсемлекләрне төрле авыруларга, корткычларга, чүп үләннәренә каршы эшкәртү дәвам итә.
Семинар барышында сүз шулай ук алдынгы технологияләр кулланып эшләү хакында барды, техника паркын яңарту мәсьәләләре күтәрелде. Очрашуда катнашучыларга югары технологияле, энергияне аз тота торган, җитештерүчән чит ил техникаларының эше белән танышу мөмкинлеге бирелде.
"Союз-Агро" җәмгыяте механизаторларының фидакарь хезмәте аеруча мактауга лаек. Берничә көн эчендә алар 7,4 мең тонна сенаж, 50 тонна печән әзерләп куйганнар.
– Терлек азыгын әзерләүдә 7 заманча тракторлар һәм чапкычлар, сенаж ташуда 16 техника берәмлеге катнаша. Бүгенгә күпьеллык үләннәр барлыгы 512 гектар мәйданда чабылды. Агроном Илдус Гайфуллин һәм ферма мөдире Җәмил Гөмәров махсус җайланма белән саклауга куеласы һәр печән рулонының дымлылыгын тикшерәләр. Кыскасы, терлек азыгы барлык технологияләрне үтәп әзерләнә, – диде җәмгыять директоры Раил Җиһангиров таныштырды.
Печәнне чабуда биредә яшь механизатор Илдар Карановка тиңнәр юк. Әсәй егете Лениногорск политехник көллиятен тәмамлау белән әлеге хуҗалыкка килгән. Гаиләсе белән Актүбәдә яши, Карамалыга йөреп эшли. Күз тимәсен, җитәкчесе дә хезмәт сөючән егетне мактап туя алмый.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз