Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Азнакай районында ревматологлар катнашында семинар узды
Диагноз да авыруның халәтеннән чыгып кына түгел, ә кан һәм башка төр күпсанлы анализларны барлап куела.
(Азнакай, 22 май, "Татар-информ”, “Маяк”, Лиза Нурлыева). Азнакай районында үткәрелгән республика семинарында сүз ревматологиянең актуаль мәсьәләләре хакында барды, дип яза районның “Маяк” газетасы.
Семинар-киңәшмәне ачып, район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов башкаладан, республика районнарыннан килгән кунакларны Азнакай, җирлегебезнең бүгенге көн сулышы белән таныштырды. Әлбәттә, сәламәтлек саклау өлкәсендәге яңарышлар, әле хәл итәсе проблемалар да барланды.
Республика сәламәтлек саклау учреждениеләрендә эшләүче ревматологларны җыйган семинарда сүз ревматологиянең актуаль мәсьәләләре хакында барды. Медицинаның бу өлкәсе генә дә 200 төрдән артык чирне ачыклап, дәвалау билгели. Баксаң, сөяк шыгырдауда да аерма бар икән, ул механик рәвештә дә, салкын тиюдән дә булырга мөмкин. Диагноз да авыруның халәтеннән чыгып кына түгел, ә кан һәм башка төр күпсанлы анализларны барлап куела. Кыскасы, буыннар сызлауга җитди карарга, вакытында табибка күренергә кирәк.
Казан дәүләт медицина университетының кафедра доценты Светлана Якупова, Идел буе федераль университетының медик-санитар часте бүлек мөдире Тимур Сибгатуллин, Республика клиник сырхауханәсенең ревматология бүлеге мөдире Рифкать Әбдрәкыйпов ревматологиядә диагноз кую, дәвалау ысуллары, препаратлар, өлкәдәге соңгы яңалыклар турында сөйләделәр, диелә район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз