news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Азнакай районында "Пар канатлар" клубы эшли башлады

Белгечләр сезне борчыган мәсьәләләр буенча киңәш тә бирәчәк.

Азнакай районында "Пар канатлар" клубы эшли башлады

(Азнакай, 13 октябрь, "Татар-информ", "Маяк",  Лиза Нурлыева). Азнакай районында ЗАГС каршында оешкан “Пар канатлар” клубы җәйдән соң эшчәнлеген кабаттан яңартып җибәрде. Биредә кызыклы очрашулар, шигърият, җыр-биюле кичәләр узачак. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

“Пар канатлар” клубында белгечләр киңәш биргән әңгәмәләр һәм тагын бик күп кызыклы чаралар үткәреләчәк.

Сез һаман да ялгызмы? Тоташ яңгырлы салкын көзнең озын кичләре эчегезне пошырамы? Җаныгызга урын тапмыйсызмы? Аралашасы, сине тыңлый, аңлый белгән кешегә эч серләрен бушатасы киләме? Бу сорауларга җавап табасыгыз килә икән, “Пар канатлар" клубына килегез.

news_right_1
news_right_2
news_bot