Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Азнакай районында Насыйбуллиннар хуҗалыгы иң яхшысы дип танылган
30 ел элек өч бала белән бу авылга кайтып төпләнгәннәр.
(Азнакай, 3 февраль, "Татар-информ", “Маяк”, Энҗе Галәветдинова). Күпләп терлек тотарга теләк белдерүчеләр саны елдан-ел арта. Мисал өчен, Азнакай районда биш ел элек 10га якын гаилә фермасы исәпләнсә, быел алар 35кә җиткән. Билгеле, зур эшләргә нигез шәхси хуҗалыкта салына. Күктәкә авылында яшәүче Әминә һәм Темир Насыйбуллиннар гаиләсе дә 30 га якын эре мөгезле терлек, 10 нан артык сарык, кош-корт асрап, шөкерана кылып яши. 2017 елда район буенча алар “Иң яхшы шәхси хуҗалык” бәйгесендә җиңү яуладылар, дип яза җирле басма.
– 30 ел элек өч бала белән бу авылга кайтып төпләндек. Колхоздан бер сыер алдык. Шуннан соң терлек саны артты да артты инде, – дип сөйләп китте Әминә апа абзар эченә керүгә.
– Токымнары төрле. Сөтлерәге, ит өчен асрый торганы да бар, – дип сүзгә кушылды хуҗа. – Колхоздан киткәч, бөтен көчемне, игътибарымны аларга биреп, җиң сызганып тотындым. 14 гектар җиребезне эшкәртү, хуҗалык эшләрен башкару өчен иң элек бер трактор алдык, аннан “Нива” комбайнын юнәттек. Акрынлап барысы да җайга салынды. Сөтлебикәләр дә тәртипне белә: һәркайсы дәшү белән саву урынына атлый. Ашарына салганны сабыр гына көтеп торалар.
Тыйнак кына сөйли авыл хезмәтчәне Темир ага. Чынлыкта исә никадәр зур хезмәт куелганын үзләре генә белә Насыйбуллиннар. Абзарларның елдан-ел киңәюе, төзелешнең туктап тормаганын әйтәсе дә юк. Моңа ел әйләнәсе диярлек мал азыгы әзерләү, вакытында вакцинация үткәрүне өстәргә кирәк. Әле яшелчә бакчасы, теплица да бар. Көзен уңыш җыю дисеңме... Ии, аз мени соң авыл кешесенең тавык чүпләп бетерә алмаслык мәшәкате!
Аның күпчелеге хуҗабикә җилкәсенә төшә әле. Әминә ханым гомере буе математика фәнен укыткан, Күктәкәдә, аннан Урсай мәктәбенә йөреп эшләгән. Укытучының өйгә ияреп кайткан дәфтәрләрен дә исәпкә алсак, бу кадәр хуҗалыкны, күпбалалы гаиләсен алып барыр өчен кайдан көч-дәрт алган икән дип гаҗәпләнәсең. Бүген ул лаеклы ялда. Шулай да кул кушырып утырырга яратмый хуҗабикә: тәмле ашлар пешерергә, гөлләр үстерергә дә вакыт таба.
Балалары да үзләре кебек эшчән Насыйбуллиннарның. Үз тормышларын корган уллары Руслан, Рамил, кызлары Вәсилә ишле хуҗалыкта һәрчак ярдәм итәргә әзер.
– Бу хезмәт миңа ошый. Терлек арасында ял итәм мин, – дип сөйләде Руслан.
Сер түгел, тырыш кеше генә авылда яши ала. Моны Темир Тәүфыйк улы үзе дә раслый.
Күңел биреп эшләгәч, хезмәтләренең күрсәткечләре дә югары. Бүген бер сыердан 15 литр сөт савып алынса, җәен аның күләме 30 ар литрга җитә икән. Юкка гына: “Сыеры барның сые бар” дип әйтмиләр шул!
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз