Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Азнакай районында «Лада» автомобиле бәрдергән әби белән оныгы үлгән
Ике кешенең үлеменә китергән юл һәлакәте кичә Чемодур авылында булган.
(Казан, 3 декабрь, «Татар-информ»). Азнакай районында «Лада» автомобиле 59 яшьлек хатын-кыз һәм аның 8 яшьлек оныгын бәрдергән. Бу хакта ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Кичә көндезге өчләр тирәсендә Чемодур авылында «Лада Гранта» автомобилен идарә итүче 29 яшьлек ир-ат зур тизлектә юл читенә чыккан һәм 59 яшьлек хатын-кыз белән аның оныгын таптаткан.
Әби еблән онык икесе дә шунда ук үлгән.
Хәзерге вакытта ЮХИДИ хезмәткәрләре авариянең нечкәлекләрен ачыклый.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз