news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакай районында кыр эшләренә багышланган киңәшмә узды

Ул көнне ата-бабаларыбыздан күчкән ел саен туфрак уңдырышлыгына өмет баглап үтәлә торган йола - җир куенына йомыркалар тәгәрәтелде.

(Азнакай, 12 май, "Татар-информ", “Маяк”, Энҗе Галәветдинова). Бу көннәрдә район хуҗалыкларының һәммәсе дә җиң сызганып эшлиләр, табигать шартларының һәр мөмкинлеген файдаланып калырга тырышалар. "Азнакай" агрофирмасының 6 нчы бүлекчәсе Сәпәй авылы басуында район җитәкчелеге, авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре, аксакал игенчеләр һәм хуҗалык башлыклары катнашында кыр эшләренә багышланган киңәшмә узды, дип яза җирле басма.

Киңәшмәне район башлыгы Марсель Шәйдуллин ачып җибәрде.

– Елның-елында азнакайлылар мул уңышка ныклы нигез салалар. Быел да трактор-тырмаларны ялт итеп төзекләндерделәр. Язгы кыр эшләренә хәрбиләрчә әзерлек белән аяк бастылар. Игенчеләребез сынатмаслар, Алла боерса, чәчүне үзвакытында уңышлы төгәлләрбез. Яз соңарып килү сәбәпле, быелгы чәчү аеруча җаваплылык, оешканлыкны таләп итә. Шуңа күрә туфрак дымлы чакта өлгерергә, аяз көннәрнең һәр сәгатеннән мөмкин кадәр нәтиҗәле итеп файдаланып калырга кирәк, – диде җитәкче.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Миргасим Усманов та быелгы чәчүгә игътибарны арттырырга кирәк, дип басым ясады.

– "Язын чәчсәң – сазга чәч", – дип, белми әйтмәгәннәр борынгылар. Чәчү өстендә бер көн соңга калу да зур югалтуга тиң. Ә эш күләме аз түгел, барлыгы 61,2 мең гектар җир тырмаганны, чәчкәнне, катоклаганны көтә. Аларны кыска срокта һәм сыйфатлы итеп башкарып чыгу өчен игенчеләребез көне-төне кырда. Бүгенге көндә уҗым культуралары тукландырылган. 19,7 мең гектар мәйданда күпьеллыкларны ашлау дәвам итә. Тырмалау, культивация эшләре дә тулы куәтенә бара. 11 майга 15 мең гектардан артык мәйданда арпа, солы, көнбагыш, борчак һәм башка культуралар чәчелгән. Район игенчеләре республикада алдынгы унлыкта баралар. “Союз-Агро” һәм “Азнакай” агрофирмасы җәмгыятьләрендә эш тәүлек дәвамында бара. Калган хуҗалыклар да сынатмыйлар. Һәр елдагыча, нәтиҗәле күрсәткечләргә ирешкән механизаторларны акчалата бүләкләү көтә, – диде ул.

Ул көнне шулай ук изге теләкләр һәм дога сүзләре белән җир куенына йомыркалар тәгәрәтелде. Бу – ата-бабаларыбыздан күчкән ел саен туфрак уңдырышлыгына өмет баглап үтәлә торган йола. .

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100