news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакай районында кымыз җитештерү торгызылырга мөмкин

Бу хакта Татарстан рәссамнар берлеге плэнеры кысаларында Азнакайның туган якны өйрәнү музеенда күргәзмә ачылышында билгеле булды.

Азнакай районында кымыз җитештерү торгызылырга мөмкин
Ирина Халикова

(Казан, 11 март, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Кичә Татарстан рәссамнар берлеге плэнеры кысаларында Азнакайның туган якны өйрәнү музеенда татар атларына багышланган күргәзмә ачылган. Ачылышта Азнакай районы башлыгы Марсель Шәйдуллин атлар санын арттыру һәм кымыз җитештерүне торгызу кирәклеген әйткән.

Татар атлары утары җитәкчесе Фәрит Нәбиуллин Азнакайда ат-спорт мәктәбендә балаларга татар атлары турында лекцияләр узачагын сөйләде. «Бу чаралар файдага гына булыр, чөнки Азнакай гомер-гомергә атлар ягы дип саналды. Татарстанда кымыз ясала торган төбәкләрнең берсе булган ул. Район башлыгы әйтүенчә, алга таба кымыз җитештерүне дә торгызып җибәрү дә планлаштырыла», — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, рәссам Мөдәррис Минһаҗев сүзләренчә, ачылышта Азнакай башлыгы районда атны яратулары, ат-спорт мәктәбе булуын искәрткән. «Ул меңгә якын төрле токым ат үрчетелүен, Татарстанда кымыз элек Ютазы, Бөгелмә һәм Азнакайда ясалуын, быел Сабантуйда ат ярышлары һәм „Айдарыш“ чемпионаты узачагын әйтте», — дип сөйләде Минһаҗев.

Күргәзмәдә йөздән артык картина эленгән. Плэнерда Хакасия, Комсомольск-на-Амуре, Кемерово, Чувашия, Башкортстан һәм Татарстан рәссамнары катнашкан.

«Без Россия күләмендә зур эш алып барабыз, рәссамнарны үзебезгә чакырабыз. Алар татар атларын күреп, гаҗәпләнеп, куанып китәләр. Татар атлары тәбәнәк буйлы, ком төсендә, чәчләре аксыл-сары төстә була. Без шушы атлар арасында йөреп, рәсемнәр иҗат иттек», — диде Мөдәррис Минһаҗев.

Татар атларына багышланган күргәзмә Лениногорск, Баулы, Бөгелмә, Азнакайда тәкъдим ителгән. Алга таба ул Актүбә, Карабаш, Аксубай, Казанда узачак. Барлыгы ике күчмә күргәзмә эшли. Күргәзмәләр Бөтендөнья татар конгрессы ярдәме белән оештырыла.

Плэнер — ачык һавада рәсем ясау.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100