news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакай районында кече авылларга "Юлдаш" агитбригадасы мәдәни хезмәт күрсәтә

Якты Күл авылында быел республика программасы буенча клуб төзеләчәк.

(Азнакай, 4 февраль, “Татар-информ”, “Маяк”, Резеда Шәрипова). Кайбер авылларда җыелышып бер сөйләшергә кибет тә, клуб та юк. Көндәлек кирәк-яракка интекмиләр анысы, атна саен район үзәгеннән автолавка килә, читтән килеп сатучылар да бар, йомышы төшеп, калага баручысы да алып кайта. Әмма кешегә икмәк белән бергә рухи азык та бик кирәк. Әнә шундый кече авылларны үзенең җыр-моңнары белән шәһәр-район Мәдәният йортында эшләп килүче "Юлдаш" агитбригадасы куандыра, дип яза район газетасы.

Аларның чираттагы сәфәрләре Якты Күл авылына булды. Алсу Мөхәммәтҗанова, Рузилә Сәгъдиева, Айгөл Зарипова, Камил Галимовның күңелнең нечкә кылларын тибрәтүче җырларын, Азат Вәлиевнең баянда өзедереп уйнавын, Илдар Гадиевнең мәзәкләрен тыңлап, рухи күтәренкелек алды халык. Үчәлле мәдәният йортының «Шарса» («Төймә») фольклор ансамбле чыгышы да ямь өстенә ямь булды. Алар чуваш халкының борынгы йолаларына җан өрүчеләр.

Бәйрәм Марета Морзакаева йортында узды. Ул Якты Күл авылы кызы.

– Түбән Камада һөнәр лицеенда укыганнан соң кайткан идем әниләр янына кунакка, шушында калдым. Ирем дә колхозда шофер иде, гомере генә кыска булды. Үзем башта фермада, аннан кибеттә эшләдем. Берничә ай гына элек кибет ябылды. Хәзер балаларга оныклар карашам, – ди ул.

Үчәлле авыл җирлеге башкарма комитеты секретаре Резеда Гатиятуллина аңа авылдашлары исеменнән рәхмәтен белдерде.

– Якты Күлнең бөтен йомышын үтәүче ул. Нинди бәйрәм оештырасы булса да, Маретага мөрәҗәгать итәбез, бер каршы килгәне юк, – диде.

Районда бердәнбер чуваш авылы былтыр үзенең 90 еллык юбилеен зурлап билгеләп узды. Заманында биредә башлангыч мәктәп тә, клуб та булган, концертлар оештырып, үз-күңелләрен үзләре күргәннәр. Әле дә әнә сигезенче дистәләрен түгәрәкләгән Расиха һәм Мәрсинә апа Пимуллиналар (килендәшләр), 93 яше белән баручы Чәчбикә апа яшьләргә кушылып җырлап, аякларын тыпырдатып утырдылар.

– Бии идек клубта, спектакльләр дә куя идек. Урам тулы кеше иде элек. Хәзер утыздан чак артабыз, пропискада 60 тан артык кеше, – ди Расиха апа. Заманында хуҗалыкның иң алдынгы терлекчесе район Советы депутаты итеп сайланган, тырыш хезмәте өчен хөкүмәт бүләкләренә лаек булган.
Скандинавия таяклары Якты Күлгә дә килеп җиткән.

– Сәгать ярым күршем белән саф һавада йөреп кайтабыз, – ди Зоя Караванова. – Пенсиягә чаклы фермада эшләдем, утыз ике ел сыер саудым. Җәен көннәребез бакчада үтә, ике сыер асрыйбыз, җиләккә, гөмбәгә, себеркегә барабыз. Безнең яклар җиләк-җимешкә бай, эзләп ерак китәсе дә түгел.

Кемгә генә сүз катма, барысын да ферма эшле иткән. Әнә, унынчы сыйныфны тәмамлау белән туган авылында сыер саварга калган Элиза Пимуллинаны гына ал. Якты Күлдә ул әле яшьләр сафында санала, пенсиягә чыкканына икенче генә ел. Ире белән дүрт кыз үстергәннәр.

– 39 ел кайнана белән тордым, 11 ел аның апасын да тәрбияләдек, тату яшәдек. 2017 елның 28 декабренә кадәр, ферманы бетергәнче эшләдем. Хуҗалыгыбызда үзебезгә җитәрлек мал-туар асрыйбыз. Шәһәргә һич китәсе килмәде, үкенмим авылда калганга. Күз алдына да китерә алмыйм таш арасында торуны, – ди ул.

Чыннан да, Якты Күлне барып күргән кемнең дә моннан китәсе килмидер. Бер генә урамлы булса да, кырында урманы, әрәмәсе, күлләре, тешләрне камаштырылык шифалы сулы чишмәсе, салават күперенең төрле төсләренә манылган төзек өйләре белән һәр юлчының күңелен яулый ул. Йортларга газы, суы кергән. Әти-әниләре бакыйлыкка күчсә дә, балалары туган нигезгә эзне суытмыйлар, аны карап торалар. Быел менә республика программасы буенча күптән хыялланган клуб та төзеләчәк әле.

Әнә шулай гореф-гадәтләрен онытмыйча, буыннан-буынга тапшырып, чувашчасын да, татарчасын да, русчасын да бердәй белеп, яктылыкка омтылып яшиләр Якты Күлдә, диелә район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100