Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Азнакай районында иртә культуралар чәчү тәмамланды
Планда каралган эшнең 69 проценты башкарылган дигән сүз.
(Азнакай, 19 май, "Татар-информ", “Маяк”, Энҗе Галәветдинова). Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматларына караганда, районда иртә культуралар чәчү тәмамланды. Бүген бодай, кукуруз, рапс культураларын чәчү бара. 7 меңнән артык гектарда уҗымнарны, күпьеллык үләннәрне төрле авыруларга, корткычларга каршы эшкәртү дәвам итә, дип яза район газетасы.
Язгы кыр эшләрен уңышлы башкарып чыгу өчен табигать тарафыннан кыенлыклар булмады. Район игенчеләре вакытның һәр минутыннан оста файдаланып, агрегатларны югары җитештерүчән эшләтәләр.
Исегезгә төшерәбез, авыл хуҗалыгы җәмгыятьләре быелгы язда 61,2 мең гектар мәйданда чәчү үткәрергә тиеш иде. Бүгенге көнгә (18 майга) шуның 42,3 мең гектарында чәчүлек орлыклары җир куенына салынды. Бу планда каралган эшнең 69 проценты башкарылган дигән сүз. "Азнакай “АФ", “Марс”, “Мөстәкыймов ис.”, җәмгыятьләре, “Габдрахманов Л.Г.”, “Закирова Л.Ә.” крестьян-фермер хуҗалыклары районда беренчеләрдән булып 14 мең гектарда югары сыйфат белән иртә культуралар чәчүне төгәлләделәр. Хәзерге вакытта соңрак өлгерә торган бодай, кукуруз, көнбагыш кебек культураларына нигез салына. Фермерлар Кәримова Н.С, Габидуллина И.И, Мөҗипов Ф.С., Атаджанов М.М. кебек уңганнарның тырышлыгы белән 1790 гектардан артык мәйданнарда чәчү үткәрелде.
– Темпны шул дәрәҗәдә дәвам итсәк, Алла боерса, якын көннәрдә бодай, көнбагыш чәчүне дә уңышлы төгәлләрбез, – ди авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Миргасим Усманов.
Чәчү ахырына якынлашкан саен кыр батырлары саны да арта бара. Җирле бюджеттан кызыксындыру чарасы буларак каралган премияне бу көннәрдә беренчеләрдән булып иртә культуралар чәчүне тәмамлаган агрофирманың Сарлы бүлекчәсе, “Престиж-Агро ЧАЛПЫ” хуҗалыгы алдынгылары алды. Игенчеләрнең төшке ял вакытын ямьләргә дип килгән “Юлдаш” исемле район агитбригадасы күңелле концерт тәкъдим итте. Чалпылылар эшне кызу тотарга тырышалар. Биредә 2 чәчү агрегаты ярдәмендә 350 гектар арпа, 450 дән артык гектарда берьеллык культуралар һәм бодай чәчелгән. Бу көнне алдынгы Фәндәс Шәрәфиев һәм Рәис Гариповларның ярдәмчеләре Раушан Латыйпов һәм Римаз Гафаровка, җир эшкәртүче Виктор Юкарев, пешекчеләр Альбина Йосыпова, Анжела Газизуллинага район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов тантаналы төстә сертификатлар тапшырды, диелгән район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз