news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакай районында хезмәт кешесенең эшен күрә һәм бәяли беләләр

Район җитәкчеләренең басуларга үзләре үк килеп, олы рәхмәт сүзләре белән бүләкләр тапшыруы – игенче өчен олы мәртәбә, куаныч ул.

(Азнакай, 14 май, “Татар-информ”, "Маяк", Нәсимә Фазлыева). Азнакай районында хезмәт кешесенең эшен күрә һәм бәяли беләләр. Авыл хуҗалыгында эшләүче фидакарьләрне стимуллаштыру чаралары моның ачык мисалы булып тора. Язгы кыр эшләрендә яхшы күрсәткечләргә ирешкән игенчеләргә акчалата сертификатлар тапшыру да матур традициягә әйләнде, дип яза район газетасы.

Ул язгы кыр эшләрендә катнашкан механизаторларга нормаларын үтәүгә карап, меңәр сум, прицепщикларга тракторчылар премиясенең 50 проценты күләмендә билгеләнә. Мондый премияләр шулай ук сыйфатлы итеп орлыкларны агулаучыларга (500сум) да каралган. Һәрбер марка тракторның чәчү, тукландыру, тырмалау, культивацияләүдә... үз нормалары билгеләнгән. Мәсәлән, премия алу өчен К-744, Фэнд, Бюллер, Нью-Холланд тракторларында – 189, К-700 ләргә 154 эталон гектар җирдә эш башкарырга кирәк. Районыбызда берьюлы берничә сертификатка ия булган игенчеләр дә бар. Кыр эшләре чорында район буенча барлыгы 103 сертификат тапшырылган.

Район җитәкчеләренең басуларга үзләре үк килеп, олы рәхмәт сүзләре белән бүләкләр тапшыруы – игенче өчен олы мәртәбә, куаныч ул. Бу истәлекле чара һәр басуда зур бәйрәм буларак үткәрелә. Районыбызның “Юлдаш” агитбригадасы артистларының матур җырлары хәтта караңгы төндә дә кырларны яңгырата. Чөнки игенченең көн белән төнне дә аермыйча басудан кайтып кермәгән чоры бу.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100