news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакай районында буада бер бала батып үлгән

Фаҗига 13 июльдә көндез, Илбәк авылында булган.

(Казан, 14 июль, “Татар-информ”). Татарстанның Азнакай районында буада бер бала батып үлгән. Бу хакта “Татар-информ”га республиканың Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

“13 июльдә, 14:36 сәгатьтә ашыгыч хезмәтләр чакыру өчен 112 бердәм номерына Илбәк авылы буасында бер баланың батуын хәбәр иттеләр”, - диделәр министрлыкта.

17:22 сәгатьтә ПСП “Әлмәт” коткаручылары яр читеннән биш метр ераклыкта, су төбеннән малайның гәүдәсен таба. Һәлак булган җиде яшьлек баланы су өстенә алып чыгалар һәм полиция хезмәткәрләренә тапшыралар.

Коткаручылар ачыклаганча, өч бала буада су коенган булган. Балаларның берсе бата башлаган. Курыккан балалар ярдәм сорап балыкчыга мөрәҗәгать итә. Әмма баланы коткарырга соң була.

Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Баш идарәсе балаларның олылар күзәтүеннән башка һәм җиһазландырылмаган урыннарда су коену үлем куркынычы тудыруын искәртә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100