news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Азнакай районында “Әбиемнең (бабамның) оста куллары” күргәзмәсе оештырыла

Яше 50дән узган райондашларның иҗат җимешләре кабул ителә

 (Казан, 8 октябрь, “Татар-информ”). Азнакай районының Яшьләр эшләре идарәсе “Әбиемнең (бабамның) оста куллары” күргәзмәсе оештыра. Анда 50 яшь һәм аннан өлкән райондашларны ңиҗат җимешләре кабул ителә.

Сәйләннән, бәйләп, чигеп эшләнгән, шулай ук зәвыклыгы, үзенчәлекле булуы белән аерылып торган, табигый чималдан булган барлык төр әйберләр, картиналар, аппликацияләр, сувенирларны... кыскасы, фантазиягә урын җитәрлек, – һәммәсен Яшьләр үзәгенә (Мәрҗани ур., 22 а, тел. 72-2-73) тәкъдим итәргә мөмкин, дип игълан итте Азнакайның “Маяк”газетасы.

news_right_1
news_right_2
news_bot