news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакай районында баянчы Шәфәгать Салиховка истәлек тактасы ачылды

Таштуган авылында Шәфәгать Салихов истәлегенә багышланган “Бер егет гармун сайлый” кичәсе узды.

Азнакай районында баянчы Шәфәгать Салиховка истәлек тактасы ачылды
aznakaevo-rt.ru

(Казан, 7 июль, "Татар-информ", "Маяк"). 6 июльдә Азнакай районының  Татшуган авылында мәрхүм баянчы Шәфәгать Салиховка истәлек тактасы ачылды. Бу турыда район басмасы хәбәр итте.

  • Танылган баянчы Шәфәгать Салихов 2018 елның 27 октябрендә  Казан-Чаллы трассасында авариягә очрап, һәлак булды

Таштуган авылында татар җыр сәнгатенең легендасы, виртуоз баянчы Шәфәгать Салихов истәлегенә багышланган “Бер егет гармун сайлый” кичәсе узды. Танылган якташыбызга истәлек тактасы ачылды, диелә бу хәбәрдә.

Чарада Шәфәгать Салиховның иҗатташ дуслары, эстрадабызның популяр җырчылары, гармунчылар катнашкан.

  • Шәфәгать Салихов – җырчы Салават Фәтхетдиновның беренче баянчысы. 2018 елның 13 августында 60 яшьлек юбилеен үткәргән булган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100