news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Азнакай районында 400 квадрат метр мәйданда корыган үлән һәм чүп-чар янган

Узган тәүлектә ут белән көрәшүчеләрне корыган үлән һәм чүп-чарны сүндерү өчен 23 тапкыр чакырганнар.

(Казан, 15 апрель, «Татар-информ»). Азнакай районында 400 квадрат метр мәйданда корыган үлән һәм чүп-чар янган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

«Узган тәүлектә мониторинг системасы хезмәткәрләре республикадагы 18 термик ноктаны теркәде, шуларның бишесе расланды», - дип искәрттеләр министрлыкта.

Урсай авылы янында 400 квадрат метр мәйданда корыган үлән янган, Түбән Кама районының Түбән Афанас авылы янында да үлән януы теркәлгән.

Ут белән көрәшүчеләр Лаеш районының Нармонка авылы янында 20 квадрат метр мәйданда янган чүп-чарны, шулай ук агач кискәннән соң калган калдыкларны (аларны Мамадыш районының Соколка һәм Грахань авыллары янында яндырганнар) сүндерергә туры килгән.

Узган тәүлектә ут белән көрәшүчеләрне корыган үлән һәм чүп-чарны сүндерү өчен 23 тапкыр чакырганнар.

Янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозучыларга җитди штраф яный.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot