news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакай районында 2017 елда Габидуллиннар хуҗалыгы кошчылык буенча иң алдынгы дип танылган

Азнакай районы Чалпы авылында Габидуллиннар гаиләсе 500 каз асрый.

( Азнакай, 26 ноябрь, "Татар-информ", «Маяк», Энҗе Галәветдинова). Борынгыдан килгән күркәм традиция буенча безнең татар гаиләләрендә казны аеруча яратып, тәмен-җаен белеп үстерәләр. Шуңа да салкын көз җитеп җирне туңдыруга, түземсезлек белән беренче кар төшкәнне көтә башлый халык. Мәшәкатьле булса да, авылларда күңелле чак – каз өмәләре гөрли. Ә менә Чалпы авылында яшәүче Рәзинә апа Габидуллина, өмә җыймыйча гына, ире белән 150 каз эшкәртеп куйган, дип яза район газетасы.

Авылга керү белән аларның ап-ак кар төсле бихисап сандагы казлар йөргән бакчалары шундук күзгә ташлана. Каз асрау белән шөгыльләнүче гаилә эшне ничек оештыра, кереме чыгымнарны каплыймы? Бу турыда Рәзинә апа үзе сөйләде. Иң элек гаиләсе белән таныштырды.

Тормыш сынауларына бирешмичә
– Әти авариядә һәлак булгач, кайгыдан әни дә китеп барды. 19 яшемдә авылдашым, Данис исемле егеткә тормышка чыктым. Әнием васыятенә тугры калып, авыру апамны үзебез белән алдык. Иптәшем, мәрхүм кайнанам белән кайнатам да моңа берсүзсез ризалаштылар. 2010 елда КФХ рәсмиләштереп, эре мөгезле терлек асрый башлаган идек, иремә инфаркт булып, үземнең беләгемә ике операция ясатырга туры килгәч, бу эштән баш тарттык. Икенче группа инвалидлык алдым, эштән китәргә туры килде. Ике кызыбыз Гөлназ белән Гүзәлне кияүгә бирсәк тә, әле 8 нче сыйныфта укучы улыбыз Ранисны аякка бастырасы бар бит. Шулчак нәрсә белән шөгыльләнергә икән, дигән сорау туды, – дип сөйли Рәзинә ханым.

– Казларны ел саен 15-20ләп тота идек. 2012 елны, тәвәккәлләп, 150 баш, быел менә 500 каз бәбкәсе алдык. Ашатуга килгәндә, рационда бодай, фураж, борчак һәм кукуруздан үзебез ясаган комбикорм, сатып алынган азыклар да бар. Кабакны яратып ашыйлар. Җәй буе күлдән кайтып кермиләр. Гаиләбездә эш бүлешеп тору юк: кемнең вакыты бар – суын агыза, ашарларына сала. Зур таянычыбыз – әлбәттә, улым, кияүләребез. Кызлар әле бәби карау белән мәшгуль.

“Каз үстерү табышлы эшме?”, – дип кызыксынам гаилә башлыгы – Данис абыйдан.

– Җиңелдән булмаса да, керемле һәм абруйлы кәсеп. Каз бәбкәләре 180-200 сумга алынган иде. Яхшылап тәрбияләп үстергәндә, бер баш каздан ике мең сумга кадәр табыш алып була. Шулай да чыгымнары да җитәрлек. Бәбкәләр, аларга азык алыр өчен акчаны алдан ук бүлеп, әзерләп куябыз. Аларга да ел саен бәяләр арта тора. Быел абзарның түбәсен алыштырдык. Су җылыту өчен газга да түлисе, – ди ул.

Ә Габидуллиннар казлары, чыннан да сокланып туя алмаслык, күз генә тимәсен. Быел һәрберсе дүртәр-бишәр килога җиткән. Аларны өлешләп суярга да керешкәннәр. Габидуллиннар аерым бер вагон да корып куйган. Казны чистарту, юу, өлешләү һәм саклауга кую эшләре шунда башкарыла икән. Якты, җылы бүлмәдә бар җирдә пөхтәлек, чисталык хөкем сөрә.

– Ярдәмче кешеләребез юк. Иң элек казлар һәрберсе “бисмилла” әйтеп суела. Ирем пешекләп торса, улым чистарта, мин эчләрен алам. Баштагы елларда үтүкләп йолкый идем. Мамыктан мендәр, юрганнар ясап саттык. Хәзер сораучылар булса да, сырганым юк – мәшәкатьле. Мамыкны Башкортстаннан күпләп сатып алучыларга биреп җибәрәм. Казларны да, эч-башларын сораучылар да күп. Маен да яратып алалар.Бер әйберне дә әрәм итмибез.  – Тышкы матурлыгына, товарлык торышына да диккать белән карыйбыз. Һәр эш җиренә җиткерелеп башкарылырга тиеш дигән фикердә без.

Әйтергә кирәк, каздан кала, уңган гаилә 100 баш үрдәк, 230 бройлер тавыгын да үстереп сатканнар. Киләсе елга кош-корт санын тагын да арттырмакчылар.

2017 елда Рәзинә һәм Данис Габидуллиннар хуҗалыгы кошчылык буенча районда иң алдынгы дип танылган.

– Эшнең нәтиҗәсен күрү, рәхмәт сүзләрен ишетү – зур бәхет ул. Сәламәтлек кенә булсын, алга таба да бу эшне дәвам итәргә, экологик чиста кош ите җитештерергә телибез, – ди Данис абый.

Габидуллиннар кебек һәр гаилә дә, авырлыкларга бирешмичә, “булдырам” дип яшәсә, авыллар да таркалмас, үсеп килүче буынга да өлге алырдай кешеләр булыр, диелгән район хәбәрендә.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100