news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Азнакай районында 17 яшьлек Башкортстан егете күпердән суга сикереп һәлак булган

Гадәттән тыш хәл Башкортстанның Бакалы районы Яңа Тымытык авылы һәм Тымытык бистәсе арасында Ык елгасында булган.

(Казан, 2 июль, «Татар-информ»). Азнакай районында Башкортстаннан килгән 17 яшьлек егет күпердән суга сикергән һәм батып үлгән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Гадәттән тыш хәл Башкортстанның Бакалы районы Яңа Тымытык авылы һәм Тымытык бистәсе арасында Ык елгасында булган.

Ике егет елга буенда ял иткән, аларның берсе суга сикергән, берничә метр йөзеп барган һәм юкка чыккан. Иптәше аны коткарырга ташланса да, тырышлыгы бушка киткән.

87нче янгын-коткару часте хезмәткәрләре егетнең мәетен берничә сәгатьтән соң табып алган.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot