Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Азнакай районына яшь белгечләр кайтты
Яшь белгечләрнең һәркайсына остазлар билгеләнгән, алар күпьеллык тәҗрибәләре белән уртаклашырга әзерләр.
(Азнакай, 8 август, "Татар-информ", “Маяк”, Лиза Нурлыева). Азнакай районы сәламәтлек саклау өлкәсенә белгечләр, бигрәк тә тар белгечлек ияләре җитмәве соңгы елларда үзен бик сиздергән иде. Узган ел 6 табиб элек булганнарның сафын тулыландырса, быелның август башында үзәк сырхауханә янә 4 яшь белгечне кабул итте, дип хәбәр итә район газетасы.
–Без сезне Азнакай җирендә бик куанып каршы алабыз, – диде алар белән очрашуда район башлыгы Марсель Шәйдуллин. – Районыбызга төрле белгеч-табиблар бик кирәк. Арагызда башка төбәктән булганнарның да нәкъ менә Азнакайны сайлавы безнең өчен куанычлы хәл. Без инде үз чиратыбызда, сезгә эшләү һәм яшәү өчен бөтен шартларны тудырырга тырышачакбыз.
Марсель Зөфәр улы аларны районның бүгенге көн сулышы белән дә таныштырды, үзәк сырхауханәдә барган яңарышларга тукталды.
–Авыру кешене табибның ягымлы күз карашы, ихластан әйтелгән җылы сүзе дә дәвалый, – дип басым ясады ул. – Сезнең хакта пациентларыгыздан рәхмәт һәм мактау сүзләре генә ишетеп торырга, безгә дә, әти-әниләрегез, якыннарыгызга да горурлык хисләре генә кичерергә язсын!
Башкортстаннан гаиләсе белән күчеп килгән Владимир Минлигалин инде берникадәр тәҗрибә туплап өлгергән. Бездә ул клиник лаборатория диагностикасы табибы булып эшлиячәк. Вазифасына керешкән дә инде. Рамил Исхаков районның максатчан программасы нигезендә укып, Казан дәүләт медицина университетын тәмамлаган, көндезге стационарга невролог итеп билгеләнгән. Риана Шәрәфиева да укырга кергәндә үк Азнакайга кайтып райондашларына хезмәт күрсәтү максаты куйган – ул 50/50 программасыннан файдаланган һәм бер дә үкенми. Поликлиникада участок терапевтлары сафына кушылган.
Теш табибы Гүзәл Галимованы да стоматология бүлегендә бик сөенеп кабул иткәннәр.
Яшь белгечләрнең һәркайсына остазлар билгеләнгән, алар күпьеллык тәҗрибәләре белән уртаклашырга әзерләр.
Районыбыз җитәкчеләре Азнакайга эшкә кайтырга, башка төбәкләрдән килергә теләге булган табибларны фатирлар белән тәэмин итүдә, аларның социаль проблемаларын хәл итүдә ярдәмнең дәвам итәчәген әйтеп, бу көннәрдә халык сәламәтлеге сагына баскан яшь белгечләргә изге дә җаваплы да эшләрендә уңышлар теләделәр, үзләрен дә актив тормыш белән яшәргә, гаиләләр корып, Азнакайда төпләнеп калырга чакырдылар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз