news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакай районы үз тарихында беренче тапкыр тәүлегенә 150 тонна сөт җитештергән

Марат Әхмәтов Азнакай районына сөт җитештерү буенча зур күрсәткечләргә ирешкән өчен рәхмәт белдерде.

(Казан, 27 июнь, “Татар-информ”). Бүген Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Азнакай районы башлыгы Марсель Шәйдуллин исеменә телеграмма юллаган. Анда вице-премьер авыл хезмәтчәннәренә сөтчелек терлекчелегендә югары уңышка ирешүләре өчен рәхмәт белдерә, дип хәбәр итә министрлык матбугат хезмәте.

Котлау телеграммасында Азнакай районы үз тарихында беренче тапкыр тәүлегенә 150 тонна сөт җитештерүе билгеләп үтелә.

“Районның сөт терлекчелеген ныгытуда кече хуҗалыклар да мөһим роль уйный. Бүгенге көндә ул хуҗалыкларда 1300 баш чамасы савым сыеры бар һәм 20 тонна сөт җитештерәләр.

Ирешелгән уңыш – ул бер көнлек кенә нәтиҗә түгел. 6 елдан артык вакытта сөт бизнесына юнәлтелгән максатчан инвестицияләр һәм терлекчелек фермалары хезмәткәрләренең тырыш хезмәте югары генетик потенциаллы сыерлар көтүе булдыру мөмкинлеге булдырды”, - диелгән телеграмма текстында.

Марат Әхмәтов якындагы елларда сөтчелек комплекслары төзелеше районга яңа уңышка – тәүлегенә 200 тонна сөт җитештерү мөмкинлеге бирүенә ышануын белдерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100