news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Азнакай районы Якты Күл авылында яңа клуб төзелә

Яңа бинада 50 урынлык Мәдәният йорты һәм китапханә урнашачак.

(Азнакай, 21 июнь, "Татар-информ", "Маяк", Резедә Шәрипова).  Азнакай районы Якты Күл авылында республика программасы буенча күп функцияле үзәк төзелә, дип яза җирле басма.

Яңа бинада 50 урынлык Мәдәният йорты һәм китапханә урнашачак.

Район башлыгы Марсель Шәйдуллин әлеге куанычлы хәбәрне халыкка авылның 90 еллык юбилеенда җиткергән иде.

Бина быел республика көненә тапшырылыр дип көтелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot