news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакай районы Якты Күл авылы 90 яшен тутырды

Бүгенге көндә Якты Күлдә 44 хуҗалык исәпләнә.

(Азнакай, 15 август, “Татар-информ”, “Маяк”, Резеда Шәрипова). Азнакай районында бердәнбер чуаш авылы бар. Исеме җисеменә туры килеп, Якты Күл һәркемне ак йортлары белән балкып каршы ала. Кечкенә булса да, 90 еллык юбилеена ул мәйдан тутырып кунаклар җыйды, дип яза җирле басма.

1927 елда бирегә Әлмәт районы Суркино авылыннан килеп төпләнәләр. Беренчеләр сафында нигез салган Паймуллиннар нәселе дәвамчысы Зиновий Степанов белән Новосибирскта яшәүче Наил Юлтимиров бәйрәмне олылыклап үткәрү өчен зур көч куйганнар. Авыл тарихын туплап, “Якты күлнең тарту көче” (“Притяжение светлого озера”) дигән китап чыккан. Чебоксар шәһәреннән Дәүләт җыр һәм бию ансамбле, Әлмәт районыннан милли фольклор коллективлары чакырылган. Илнең төрле төбәкләренә сибелгән авылдашлар очып кайткан, күпсанлы кунаклар килгән.

– Районыбызда төрле милләт вәкилләре дистәләгән еллар дәвамында тату һәм бердәм булып яшиләр. Якты Күл дә шуның матур үрнәге. Халкы бик тырыш, уңган, булган, рәхмәт сезгә! Авылны саклап, тагын да шулай ярдәмләшеп гомер кичерергә язсын, – диде муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин олуг юбилей белән тәбрикләп.
Ул авылны күтәрүдә зур өлеш кертүчеләргә бүләкләр тапшырды. Җирлекне төзекләндерү өчен 250 сумлык сертификат бүләк итте. Киләсе елда өр-яңа клуб төзеләчәк дип тә куандырды.

Бүгенге көндә Якты Күлдә 44 хуҗалык исәпләнә. Ата-ана нигезен балалары ташламыйлар, якын-тирә шәһәрләрдән ял саен кайтып, бакчасын, каралты-курасын карап, табигатьнең оҗмахка тиң гүзәл почмагында ял итәләр, өр-яңадан йорт торгызучылар да бар.

– Авылга газ кергән, асфальт юл салынган. Республика, район хакимиятенең, иганәчеләрнең ярдәмен тоеп яшибез. 90 еллык юбилей уңаеннан сугышта һәлак булганнар истәлегенә һәйкәлгә ремонт ясалды, юллар ремонтланды, өмә белән чишмә төзекләндерелде, иске клуб урыны, зират чистартылды, – ди Үчәлле авылы җирлеге башлыгы Гөлшат Төхбәтуллина.

Бәйрәмдә чуаш халкының милли җыр-биюләре генә түгел, борынгыдан килгән йолалары да урын алды.

– Бала чаклар искә төште. Сугыштан кайткач, апам София Илюхинаның туе булган иде. Бәйрәмне оештыручыларга зур рәхмәт, – ди Людмила Гаврилова.

Рәхмәт сүзләре ул көнне һәркемнән җылы яңгыр булып яуды.

Якты Күллеләр кимендә өч тел беләләр. Башлангыч белемне алар чуашча алган, аннан Үчәлледә сигезъеллык һәм Тымытыкта ун еллык мәктәпләрдә татар-рус телләрен өйрәнгәннәр. Бәйрәмдә исә үзләренчә рәхәтләнеп сөйләшеп, үз моңнарын тыңлап хозурландылар, истәлекләргә уралдылар, диелә район газетасында.

 

 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100