news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Азнакай районы Яхшыбай авылының 100 еллыгын Сабан туенда билгеләп үттеләр

Яхшыбай быел иң төзек авыллар район бәйгесендә дә өченче урынга лаек булган.

Азнакай районы Яхшыбай авылының 100 еллыгын Сабан туенда билгеләп үттеләр
http://aznakaevo-rt.ru/

(Азнакай, 20 июнь, «Татар-информ», «Маяк», Резидә Шәрипова). Азнакай районы Яхшыбай авылына 100 яшь тулды. Әлеге истәлекле көнне авыл халкы Сабантуй бәйрәмендә билгеләп үтте.

Бик күп җирләрдән кунаклар җыелды. Яхшыбайларны бәйрәм белән район башлыгы Марсель Шәйдуллин тәбрикләп, бүләкләр тапшырды.

Яхшыбай быел иң төзек авыллар район бәйгесендә дә өченче урынга лаек булган. Гасыр эчендә ул югалтмаган, киресенчә, төзекләнгән. Биредә нигезләр яңара, читтәгеләр кайтып йортлар җиткерәләр. Урамда асфальт юл, газ, су үткән.

Сабантуйда җырлап-биеп, уйнап, бәйгеләр дә көч сынашып күңел ачтылар. 

 


news_right_1
news_right_2
news_bot