Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Азнакай районы умартачылары тәҗрибә уртаклашты
Сыйфаты буенча да Азнакай балы иң яхшылар рәтендә.
(Азнакай, 19 март, "Татар-информ", “Маяк”, Энҗе Галәветдинова). Азнакай районы умартачыларның да җыелып, бер киңәшләшеп алуы матур традициягә әйләнде, дип яза җирле басма.
Ел саен авыл хуҗалыгы идарәсе бинасында махсус курслар оештырыла. Уку барышында умартачылыкны дөрес оештыру һәм алып бару технологияләре, корт күчләре биологиясе һәм башкалар турында эшлекле сөйләшүләр һәм фикер алышулар була. Быел да әлеге укуларда 30 артык умартачы катнашты.
Умартачылык буенча район инспекторы, үзе дә шуның белән шөгыльләнүче крестьян-фермерлык хуҗалыгы җитәкчесе Әдип Һадиев үзенең тирән эчтәлекле чыгышында районда бу тармак эшчәнлегенә җентекле анализ ясады. Узган ел бал аеруча күп булган. Якынча алганда бер умартага 30 кг товарлыклы бал җитештерелгән, шул кадәр кышка азык калдырылган. Бу умарта башына 60 кг тулаем бал җитештерелгән дигән сүз. Гомумән, Азнакай умартачылары товарлыклы бал җитештерү буенча республикада беренче, корт оялары саны буенча икенче урында бара. Сыйфаты буенча да Азнакай балы иң яхшылар рәтендә. Бу турыда район умартачыларының республика, федерация cъездларында яулаган алдынгы урыннары раслый.
Умарта кортларын тикшерү уздыру хакында район ветберләшмәсенең ветеринария табибы-терапевт Айгөл Хикмәтова чыгыш ясады. Анализ нәтиҗәләре белән таныштырды, борчыган сорауларга җавап бирде.
Бал кортларының төп серкәләндерүче булуын да онытмаска кирәк. Районда агропредприятиеләр һәм умартачылар үзара уртак тел табып, киңәшләшеп эшлиләр. Мәгълүм булганча, уңышның нигезендә хуҗалык басуларында баллы культураларны күпләп утырту ята. Узган ел районда күп итеп көнбагыш утырттылар, карабодай һәм эспарцет кебек азык үләннәре мәйданы арту да сөенечле күренеш. Соңгы елларда шулай ук рапс культурасын киметеп, чүп үләннәре, корткычларга каршы көрәшкәндә агулы препаратлар белән аеруча сак эш итә башлаганнар.
Авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Миргасим Усманов уңышлы эшләп килүчеләргә район һәм республика бүләкләрен дә тапшырды һәм үз чыгышында умартачыларга быел да мул уңыш җитештерергә, тынгысыз хезмәтләренең файдасын күрергә теләде.
– Умартачылык белән кечкенәдән кызыксына башлаганмын булса кирәк. Чөнки бездә әлеге шөгыль буыннан-буынга мирас булып күчә. Йола, гореф-гадәтләребезне чагылдырганы, сәламәтлеккә файда китергәне өчен дә күңелемә якын эш ул, – диде карамагында 100 дән артык умарта оясы булган Фәһим Шәйхулов.
Район җитәкчелеге умартачыларның гозерен тыңлап, ярдәм кулы сузып килә. Бал ризыклары, җиһазлары һәм башка шундый товарларны сату максатында шәһәрдә махсус кибет бар, ярминкәләр оештырыла. Умартачыларыбыз әлеге уңайдан район, авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчеләренә олы рәхмәтләрен җиткерделәр. Киңәшләшеп эшләгәндә һәм, әлбәттә, фән казанышларыннан хәбәрдар булганда, әлеге кәсеп-шөгыль киләчәктә дә дәвам итәр, табыннарыбызда сап-сары кәрәзләр, хуш исле бал булыр.
Бүгенге көндә районда 2 меңнән артык умартачы карамагында 14 меңнән артык умарта оясы исәпләнә. Барлыгы 2 крестьян-фермер хуҗалыгы, 8 шәхси эшмәкәр әлеге юнәлештә уңышлы эш алып бара.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз