Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Азнакай районы Туйкә авылында карбыз-кавыннар да үскән
Алар 3-4 килограммга җитте, сабаклары әле дә ямь-яшел, эчләре ал, үзләре татлы.
(Азнакай, 6 сентябрь, “Татар-информ”, “Маяк”, Гөлсем Кәрамова). Безнен черемәгә бай Стәрле буендагы Туйкә авылындагы җиребездә ел саен уңыш мулдан була. Быел да ул әйбәт, дип яза районның “Маяк” газетасы.
Әйтик, быел да бәрәңгенең генә дүрт төрле сортын, һәр квадрат метрга оялап, һәрберсенә икешер күзәнәк салып утырттык. Бу ысул аңа җәелеп үсәргә мөмкинлек бирә. Күмгәндә, чүбен утаганда да уңайлы. Уңыш начар түгел, бәрәңге чиргә бирешмәде. Яз нәрсә күрсәтер, билгесез.
Иртә җитешә торган, орлыгы әбиләр заманыннан ук калган озынча кызыл бәрәңге быел әз һәм ваграк, уңмады, дисәк тә була. 2011 нче елдан район халкы утырта торган Белоруссиядән кайткан сары эчле шәмәхә бәрәңгене дә һәр елны үстерәбез. Әз генә урында булса да, уңышы ел да югары, быел да начар түгел. Еллар узган саен аның төсе үзгәрә: кабыгынынң тышы ал төскә керә, эче агара, безнең як бәрәңгесенә ошый бара. Ә менә фотолардагы сары һәм кызыл түгәрәк бәрәңге әйбәт уңыш бирде. Күпьеллык күзәтүләр шуны күрсәтә: хәзерге еш үзгәреп торган һава шартларында бәрәңгенең берничә сортын утырту мәслихәт. Чөнки бу культураның уңышы, елына карап, төрлечә була.
Ә карбыз-кавыннар? Алар быел булмас, дигән идек. Әмма... карбыз уңышы былтыргыдан да яхшырак булып чыкты. 2016 нчы елда алар ваграк: 1-2 кило гына булган иде, быел хәтта 4 килога җиткәннәре дә бар. Шунсы кызык: тәрәзә төбендә шыткан үсентеләр, күчергәндә шау чәчәктә булса да, түтәлдә җәй буе бер чамада торды, ә 20 нче майда орлыгын аз гына шыттырып, салкынча җиргә төрткәннәре хәзер дә рәхәтләнеп җәелеп үсә. Алар 3-4 килограммга җитте, сабаклары әле дә ямь-яшел, эчләре ал, үзләре татлы.
Кавын быел начар тишелде, берәм-сәрәм генә. Шулай да иртә-кич салкыннарына бирешергә теләмичә, үсеп утыралар әле. Кайберләре инде килога җитеп килә. Ә узган ел кавын уңышы мулдан булган иде. Быел, күрәсең, аңа һава торышы килешеп бетмәде, диелә район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз